Радий Хәбиров, бүген дәваханәләрдә бөтен кирәк-ярак тиешле күләмдә булырга тиеш, дип белдерде
Республикада “Бердәм Русия” партиясенең төбәк штабы башлангычы белән социаль ятимлекне кисәтү һәм эчкечелеккә каршы көрәш буенча “Минем гаиләм” проекты эшли башлады. Бу хакта оператив киңәшмәдә Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Лилия Гомәрова бәян итте.
— Русиядә бүген ата-ана каравыннан калган һәр җиденче бала — әти-әнисе исән килеш ятим, — дип ассызыклады сенатор. — Ятимлекнең төп сәбәбе — алкоголизм. Башкортстанда һәр дүртенче никах ата-ананың алкогольне чамадан тыш куллануы аркасында таркала.
Илдә һәм республикада ятим балалар саны кимүгә карамастан, социаль ятимлек өлеше югары булып кала. Ятим балаларның 76 проценты шушы статуска ия. Башкортстанда ел саен социаль приютларга 3200 бала урнаштырыла, һәр бишенче бала ата-анасы алкогольгә бәйлелектән интеккән гаиләләрдән. Шушы елның алты аенда гына да гаиләдә тамыр җәйгән алкоголизм нәтиҗәсендә приютларга 407 бала урнаштырылган.
“Минем гаиләм” проектын оештыручылар бу проблеманы хәл итү механизмын эшләгән. Нигез итеп Әстерхан өлкәсе тәҗрибәсе алынган. Проектны гамәлгә ашыруның беренче этабында бюджеттан акча бүлү таләп ителәчәк.
— Урындагы үзидарә органнары, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр, опека органнары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, социаль хезмәтләр тырышлыгын бергә туплаганда гына тиешле нәтиҗәгә ирешеп булачак, — диде Лилия Гомәрова.
Проект кысаларында ата-аналарны дәвалау үткәреләчәк. Ул түләүсез булачак. Тернәкләндерү максатында ата-аналар социаль эшчәнлеккә актив җәлеп ителәчәк. Быел проектта әти-әнисе алкогольне чамадан тыш кулланучы һәм балалары социаль приютларда яшәүче 241 гаилә катнаша. 190 ата-ана дәвалану һәм тернәкләндерү үтәчәк.
Оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин республикада дарулар белән түләүсез тәэмин итү өч юнәлеш буенча алып барылуын билгеләде. Бүген 4728 кеше даруларны күп чыгым таләп итүче нозология линиясе буенча ала. 74025 кеше — федераль, 461763 кеше төбәк ташламалы тәэминатында. Былтыр федераль льготалы дарулар белән тәэмин итү өчен — 1 миллиард сум, быел 1 октябрьгә 967 миллион сум акча бүленгән. Бу 4 процентка азрак. Төбәк ташламалары буенча финанслау күләме былтыр 1,6 миллиард сум булса, быел октябрьгә 2 миллиард сумга җиткән, бу 16 процентка артыграк.
— Мин һәрвакыт әйтеп киләм: гомумдәүләт проектлары кысаларында Сәламәтлек саклау министрлыгының барлык учреждениеләрен зур күләмдә финанслау бара. 4 миллиард сум җиһазландыруга гына юнәлтелә. Бүген дарулар юк дигән хәбәрне гадәттән тыш хәл буларак кабул итәргә кирәк. Кешеләрне дәваханәгә үз җәймәләре белән йөрергә мәҗбүр иткән заманнарны онытырга вакыт. Бөтен кирәк-ярак тиешле күләмдә булырга тиеш, — диде Радий Хәбиров.
Быел республикада юл-транспорт вакыйгалары саны 7,6 процентка кимегән. Аварияләрдә имгәнүчеләр һәм һәлак булучылар саны да кимүгә таба. Әйтик, былтыр октябрьгә юлларда 390 кешебезне югалтсак, быел бу күрсәткеч — 313.
Юл-транспорт вакыйгалары санын киметүгә мобиль бригадалар зур өлеш кертә. Алар һәр районда булдырылган. Мобиль бригадалар тырышлыгы белән өстәмә рәвештә юл билгеләре, сигнал баганалары, металл киртәләр куела, юл читләрендә үскән агачлар киселә, юлларда колеялар, тигезсезлекләр бетерелә, җәяүлеләр өчен уңайлыклар тудырыла.
Шул ук вакытта, Уфа — миллионлы шәһәрләр арасында юлларда үлем очракларын киметү буенча зур уңышка ирешкән шәһәр. Быел башкала юлларында 19 кеше һәлак булган, бу, узган елгы белән чагыштырганда, 45,7 процентка азрак. Чагыштыру өчен: Екатеринбургта быел — 45, Самарада 33 кешенең гомере шул рәвешле өзелгән.
Бу күрсәткечкә ирешергә мәҗбүр иткән төп чара — фото- һәм видеотеркәү камераларын урнаштыру. Аларның саны Уфада 152гә җиткән, ел азагына кадәр янә 73 камера куелачак.
Радий Хәбиров республика мәктәпләрендә туклану сыйфаты белән канәгать булмавын белдерде. Ул һәр районда белем учреждениеләренә китерелгән азыкның сыйфатын тикшерергә кушты.
— Муниципалитет башлыкларына һәр мәктәп ашханәсенә кереп тикшерергә, директорларны җыярга һәм аларга соңгы кисәтү ясарга тәкъдим итәм. Әгәр дә тикшерүләрдән соң миңа балаларга азыкны салып бетермәүләре турында фактлар җиткерсәләр, тиешле карар кабул итәчәкмен, — диде төбәк Башлыгы.