Моны үтеп барган халык, видеоязмага төшереп, Интернет челтәренә куйган.
Хатын урам буйлап баласы белән йөргәндә бер куак арасында нидер эзли башлый. Аны тапмагач, ул бөтен ачуын баласында чыгара һәм урам уртасында аны тукмый башлый.
Ике яшьлек бала качарга тырыша, әмма әнисе аны куып тота. Видеоязмага төшергән халык полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Әлеге вакытта алар бу хатынны эзли.
- Ул куак арасына яшерелгән наркотикны эзләде бугай. Аны тапмагач, бөтен ачуын баласында чыгарды, - ди шаһитларның берсе.