Инстаграмда бик күп тән җәрәхәтләре алган 7 яшьлек кыз турындагы видео тиз арада ил буенча таралды. Ингушетиядә яшәүче бу кызны 39 яшьлек әтисе кыйнаган.
Билгеле булуынча, кыз, өй ишеген бикләп, йоклап киткән. Ир бик озак өйгә керә алмый интеккән. Нәтиҗәдә, фатирга керү өчен иргә махсус хезмәткәрләрне чакыртырга туры килгән.
Тикшерүчеләрнең соравына әти кеше: “Ачуымны тыеп тора алмадым”, — дип җавап биргән. Әлегә кадәр гаилә имин булып саналган.
Иргә карата җинаять эше кузгатылган.