Бу көннәрдә Башкортстанда ике гаиләдә җан тетрәндергеч фаҗига булган: ата-аналар үле сабыйларын караватларында тапкан.
Бер вакыйга 4 октябрьдә төнлә Дуван районында булган. Әни белән әти өч айлык улларының хәлен белергә карават янына баргач, аның үлүен ачыклаганнар.
5 октябрь иртәсендә Стәрлетамакта шундый ук хәл булган – әти-әнисе яшь ярымлык кызларын үле килеш караватында тапкан.
«Башинформ» агентлыгына төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике очрак буенча да тикшерү үткәрелә.
- Криминал билгеләре юк, хәзер балаларның үлем сәбәпләрен билгеләү өчен суд-медицина экспертизалары үткәрелә, — дип аңлаттылар ведомствода.