Яр Чаллы шәһәреннән 32 яшьлек Альбина башта ике улына пычак кадаган, аннары үз-үзенә кул салырга маташкан. Фаҗиганең сәбәпләре нидә?
Гаиләдә низаглар берничә атна дәвам иткән. Альбина кечкенә улы белән декретта утыра, олысы балалар бакчасына йөри. Хатын күп вакытын ялгыз,ңчөнки ире көн саен эштә, зур коллективта эшли, анда аралаша. Коллективтагы бер хатын-кыздан Альбина ирен көнли башлаган. Хатынның көне көндәлек гаилә мәшәкатьләрендә уза, социаль челтәрләрдә утыра, анда ул прическалар ясау яки аш-су рецептлары буенча мастер-классларны карый, тәкъдим итә.
- Ире читкә йөргәненә ышанмыйм, Дамир (исеме үзгәртелгән, ред.) улларын бик ярата, хатынына мөнәсәбәте дә яхшы иде. Җәй көне гаилә Төркиягә ял итәргә дә барды. Альбина, мөгаен, үзе барысын да уйлап чыгаргандыр һәм үзен дә ышандыргандыр. Һәрхәлдә, без үзгәреш турында берни дә ишетмәдек, - ди бер танышы.
Гаиләдәге мөнәсәбәтләргә бу сәфәр дә ныклык өстәми. Дамир ял көннәрендә дә эшкә чыга, бу якшәмбе көнне дә, 6 октябрьдә, караңгы төшкәндә генә өенә кайта. Сүз иярә сүз китә, ирен сөяркәсендә булган дигән шик-шөбһәләр һәм шелтәләр белән каршылый Альбина. Дамирның эшендә булуы һәм бернинди сөяркәсе дә юк, дигән сүзләрне ишетми дә ул. Өстәвенә аның эштән китүен таләп итә, әмма ул чакта гаиләне кем ашатыр иде?
Ире тавыш-гаугадан әти-әнисе янына качарга була. Дамирның телефонына Альбинадан хәбәрләр ява. Конфликт эпистоляр жанрда дәвам итә. Ире көнче хатынына бернинди сөяркә дә юк, бары тик ул берүзе генә бар, дип җавап бирә. Бер мизгелдә, якынча 23.50 сәгатьтә, Альбина улларының фотосурәтен җибәрә. Малайлар канга батып ята. Дамир шунда ук хатынының номерын җыя, ир аның сөйләгәнен бик авыр аңлый. Хатын тормыштан китәргә карар иткәнен һәм балаларны үзе белән алып китүен җиткерә.
Дамир абыйсы белән өенә ашыга, ишек ача алмый җәфаланалар, Альбина аны эчтән бикләгән була. Ир ишек шакырга керешә һәм яраланган хатын йозакны үзе ача. Альбина тормышын үз-үзенә кул салу белән тәмамларга омтыла, кече улы бу вакытка үлгән була инде. Өлкәнен дәваханәгә авыр хәлдә китерәләр. Хәзер аның тормышы өчен табиблар көрәшә. Уллары белән хушлашыр алдыннан, Альбина үз сәхифәсендә 0.24тә «гаиләмне яраттым», 0.26да «мин исән түгел, гафу итегез» дигән яңа статус куйган, - дип яза "Татар-тудей".
Бер чыганак Альбинаның декретка дәүләт наркодиспансерыннан китүе турында сөйләгән.