+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 октябрь 2019, 18:54

Тагын хәмер. Тагын үтереш

Борай районында канлы фаҗига булган.

Борай районында канлы фаҗига булган.
42 яшьлек ир, хатынын көнләп, пычакка ябышкан.
Гаиләдә 7 октябрьдә җәнҗал чыга. Ир чираттагы тапкыр хатынын тугры булмауда гаепли. Ару гына хәмер уртлап алган ир, сүз белән генә рәнҗетеп калмый, пычакка ябыша.
Берничә тапкыр чәнчегәннән соң, хатын кан күп югалтудан үлә. Җинаятьче, күршеләренә кереп, барысын да сөйләп биргән.
Ул гаебен хокук сакчыларыннан да яшереп маташмаган.
Әле тикшерү бара.
Читайте нас