+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 октябрь 2019, 15:25

Өченче каттан егылган баланы тотып калган

Хәзер бу батыр кызны белмәгән кеше юк.

Хәзер бу батыр кызны белмәгән кеше юк.
Төмәннең Ишим шәһәрендә студент кыз балконнан егылып төшкән өч яшьлек сабыйны коткарган. Кибеттән кайтып килгәндә ул баланың өченче каттан егылып төшүен күреп ала. Пакетлар һәм сумкаларын ташлап, ул малайны тотып өлгергән. Бәхеткә, бала зыян күрмәгән.
Ишимга Анна очраклы гына килеп чыккан: ул Омск медицина колледжында укый, ә туган шәһәренә паспортын алыштыру өчен берничә көнгә генә кайткан була. "Мин моны эшләргә тиеш идем. Бала минем кулыма килеп төшкәч җиңеллек хисе кичердем", - дип сөйли ул. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бу хәлдән соң Аннаны малайның гаиләсендә хәзер икенче әни дип атыйлар. Ишим башлыгы Федор Шишкин кечкенә Савелийны коткарган өчен студент кызны бүләкләгән. "Бу башкалар өчен лаеклы үрнәк", - ди ул.
Читайте нас