+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 октябрь 2019, 12:34

"Кешегә әйтсәгез, әниегезне үтерәм!"

Ир хатынын базда бикләп тоткан.

Ир хатынын базда бикләп тоткан.
Бу хәл Ырынбур өлкәсендә булган.
Эчкечелеккә бирелгән ире белән хатыны аерылышырга уйлый. Балаларын үзе белән алмакчы була. Әмма ир моның белән бер дә ризалашмый һәм хатынын базга ябып куя.
Ә балаларын: "Кешегә әйтсәгез, әниегезне үтерәм", - дип куркыткан.
Хатын атнадан артык базда тора. Аны анда күршесе таба. Ул аның хәлен белергә кергән һәм тавышын ишетеп калган. Арытаба полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Ир бу вакытта исереп йоклаган. Әлеге вакыйга буенча тикшерүләр бара, иргә 5 ел төрмәя яный.
Читайте нас