+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 октябрь 2019, 06:41

«Клиент үлгән», дип банкта 90 яшьлек ветеранның акчасын урлаганнар

Белоретта яшәүче 90 яшьлек ветеран, тыл хезмәтчәне Виктор Трофимовның банк исәбеннән 300 мең сум акча югалган.

Белоретта яшәүче 90 яшьлек ветеран, тыл хезмәтчәне Виктор Трофимовның банк исәбеннән 300 мең сум акча югалган.
«Миасский рабочий» басмасы хәбәр иткәнчә, Чиләбе өлкәсеннән Дәүләт думасы депутаты Анатолий Литовченко пенсионерны яклап чыккан. Ул Эчке эшләр министрлыгына һәм төбәк прокуратурасына запрос әзерләгән. Депутат сүзләренчә, өлкән яшьтәге кеше фатирын саткан һәм банкка 300 мең сум акча салган. Пенсионер бабай элекке финансист - ул һәр ай саен салган акчасының процент ставкасын күзәтеп барган. Виктор Трофимов счетта күпме акча калганын белергә уйлагач, аңа банкта акча юк, чөнки «клиент үлгән», дип хәбәр итәләр.
«Банк урындагы гәзиттә Виктор Трофимовның тулы адашына багышланган некрологны күргән һәм счетларын япкан имеш. Акчаның кая югалуы аңлашылмый», - дип аңлатты депутат.
Банк бүлеге - пенсионер яшәгән Белоретта, ә баш офис Чиләбедә урнашкан, дип билгеләп үтелә.
«Хәзер ул Көньяк Урал башкаласына йөзләгән чакрымга судка барырга мәҗбүр. Инде ике дистәгә якын утырыш узды, тикшерүләр 2018 елдан бирле дәвам итә», – ди парламентарий.
Читайте нас