Арытаба баладан баш тарткан.
Бу хәл Украинаның Ровно шәһәрендә булган. 12 яшендә кыз бала тапкан. Җитмәсә, яңа туган сабыйдан баш тарткан.
Балалар эшләре буенча хезмәт җитәкчесе Андрей Мищень сүзләренә караганда, бу хәл бала тудыу йортыннан чыгаргач булган.
Мищень яңа туган баланың сәламәтлеге белән бәйле проблемалары булуын һәм аңа аерым карау кирәклеген ачыклап үткән.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, сабыйны балалар йортына тапшырачаклар. "РИА Новости" язуынча, кызның гаиләсе чүплектә яши. Җитмәсә, ул украин телен дә, урыс телен дә аңламый.
Тулырак https://matbugat.ru/news/?id=26815 сайтында укыгыз!