+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 октябрь 2019, 18:21

Мәскәүдә Мостай Кәримнең юбилей кичәсе үтәчәк

12 октябрьдә Мәскәүдә Кече театрда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә 100 яшь тулу уңаеннан тантаналы кичә узачак.

12 октябрьдә Мәскәүдә Кече театрда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә 100 яшь тулу уңаеннан тантаналы кичә узачак.
Кичә программасында – «Мастерская» кинокомпаниясенең «Мостай» документаль фильмы премьерасы. Аның режисеры Саида Медведева.
Картинада Русия мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, театр һәм кино артистлары катнашкан, алар арасында Владимир Спиваков, Никита Михалков, Сергей Безруков, Чулпан Хаматова һәм башкалар бар.
Фильмның озынлыгы - 60 минут. Картинаның премьерасы Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган.
20 октябрьдә, язучының бер гасырлык юбилее көнендә, «Мостай» фильмын «Россия 1» телеканалында күрсәтәчәкләр.
Читайте нас