Мәскәүнең Химки төбәгендә Башкортстаннан булган стюардның гәүдәсе табылган.
Аның янында Киров өлкәсеннән килгән иптәше дә булган. Егетләр "Россия" авиакомпаниясендә эшләгән.
Алар арендалап торган фатирларында үлгән, яннарында ак порошок табылган. Фаразлар буенча, ул наркотик булырга мөмкин. Стюардлар аны чамадан тыш куллану нәтиҗәсендә җан биргән дигән фикер бар.
Наркотикның иртәме-соңмы бәхетсезлеккә китерәчәген 27-29 яшьлек ир-егетләр белергә тиеш тә соң...