Казандагы бу вакыйга турында Әнвәр Нургалиев нинди фикердә?
Казан урамнары буйлап машина түбәсенә утырып йөргән өч егеткә штраф салганнар.
Егетләрнең әлеге гамәлләре сурәтләнгән видео шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә таралды. Алар "Лада" машинасы түбәсенә утырып Вишневский урамы буйлап баралар.
"Эзләү чараларыннан соң, әлеге машинаның хуҗасы кем булуы ачыкланды. Ул - Казанда яшәүче 33 яшьлек ир-ат. Бу кеше видео төшерелгән көнне Вишневский урамы буйлап барган машина белән идарә итүен кире кага", - дип сөйләделәр полициядә.
Соңрак ачыкланганча, әлеге машина шушы ук көнне Җиңү проспекты буйлап та йөргән, бу юлда да шундый ук кагыйдә бозылган.
Машина йөртүчегә дә, аның пассажирына карата да административ хокук бозу турында протокол төзелгән. Хәзер бу егетләргә штраф түлисе була.
Бу хакта Интертат. ру яза.
Әлеге вакыйгага карата фикерен белеп, без ярты гомерен гастрольлрдә - юлда үткәрәүче җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр НУРГАЛИЕВКА шалтыраттык. Ул безгә болай диде:
- Мин юлларда тәртип яклы, чөнки анда кечкенә төгәлсезлек тә гафу ителми. Игътибар иткәнегез бармы, бик ашыкканда мең бәла белән машиналарны узып китә-китә барасың да, юл читенә ике минутка гына туктасаң, шул машиналар сине "выжылдап" уза да китә. "Ния уздым инде боларны?" - диебрәк уйлап, янә рульгә утыргач, тизлек педаленә саграк басасың инде. Ипләп кирәк, җәмәгать! Ә бу егетләр үз акылында түгелдер бәлки...