Кагыйдәләрне төгәл үтәү зарур!
Юл һәлакәтләренә бәйле бу һәм башка проблемалар турында Уфа клиник перинаталь үзәгендә үткән балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча тренинглар башлануга багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
— Башкортстан – “Хәвефсез балачак” федераль проекты эшли башлаган яңа төбәк. Ул ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты һәм “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” федераль проекты кысаларында җәелдерелә. Әлеге проект балаларны машиналарда йөрткәндә хәвефсезлекне тәэмин итү буенча ата-аналарны укытуның бердәм системасын күздә тота, – дип хәбәр итте “Хәвефсез хәрәкәт” эксперт үзәге генеральный директоры Вадим Мельников. – Агымдагы елда перинаталь үзәкләр һәм бала тудыру йортлары базасында өч еллык профилактик проект 30 төбәктә башланачак. 2021 елга кадәр проект Русиянең 85 субъектындагы 100 шәһәрдә җәелдереләчәк.
Уфа клиник перинаталь үзәгендә шундый тренинглар үткәрү буенча Вадим Мельников һәм үзәкнең баш табибы Нәзир Минһаҗев килешүгә кул куйдылар.
Булачак ата-аналар өчен тренинглар атнага берничә тапкыр узачак. Алар сыйфатлы һәм чын-чынлап хәвефсез автокреслоны ничек дөрес сайларга, аны автомобильдә ничек урнаштырырга, шулай ук юлда “балалар режимы”н ничек үтәргә өйрәтәчәкләр.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин сөйләвенчә, балаларның юлдагы хәвефсезлеге ата-аналарга бәйле. Стәрлетамакта да тренинглар үткәрүнең мондый практикасы каралачак, дип өстәде ул.
Республиканың Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов билгеләп үтүенчә, Башкортстан юлларда һәлак булучылар саны буенча ил субъектлары антирейтингына керә.
“Статистиканы алсак, бүгенге көнгә республика юлларында 13 бала үлгән, шуларның унысы пассажир буларак. Кем гаепле? Әлбәттә, беренче чиратта — ата-ана. Без балалар бакчаларына чараларга киләбез һәм сабыйлардан: “Сезнең гаиләдә автомобиль бармы?” – дип сорыйбыз. 90 процент бала “бар” дип җавап бирә. 80 проценты аларны автокреслоларда йөртәләр, дип уртаклаша. Димәк, 10 процент баланың хәвефсезлеген ата-анасы кайгыртмый. “Әтиләрегез исерек килеш руль артына утырамы?” – дип сорагач та кул күтәрүчеләр бар”, – ди ЮХХДИ җитәкчесе.
Русиянең Дәүләт думасы депутаты, “Бердәм Русия” партиясенең “Хәвефсез юллар” проекты координаторы Зариф Байгускаров ассызыклавынча, балалар гап-гади юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә белми, аларны балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, гаиләдә өйрәтмиләр.
“Без проект кысаларында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү белән шөгыльләнәбез: балалар өчен автошәһәрләр һәм уку кабинетлары ачабыз”, — диде ул.
Депутат, шулай ук, балалар киемнәре һәм рюкзаклар җитештерүчеләрне балалар караңгы вакытта юлларда күренсен өчен яктылыкны кайтаручы элементлар эшләргә мәҗбүр итәчәк закон проекты хакында да җиткерде.
Чарада катнашучылар өчен үзәк тренеры балаларны автомобильдә имин йөртү буенча осталык дәресе үткәрде, балалар өчен махсус җайланманы ничек дөрес итеп куюны күрсәтте, шулай ук яхшы автокреслоны ничек сайларга кирәклеге турында сөйләде.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, былтыр Русиядә балалар катнашлыгында 19 930 авария очрагы теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 21 718 бала зыян күргән, 628 бала һәлак булган.
Башкортстанда үткән елда балалар катнашлыгында 439 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 21 бала һәлак булган, 470 бала җәрәхәтләнгән. Агымдагы елның гыйнвар-август айларында төбәктә балалар катнашлыгында 300 авария теркәлгән. Бу, үткән елдагы белән чагыштырганда, 6 процентка күбрәк. 13 бала һәлак булган, 114е җәрәхәтләнгән.
12 яшькә кадәрге балалар катнашлыгында теркәлгән юл-транспорт һәлакәте очраклары 10,6 процентка арткан.
Нәрсәләрне белергә кирәк?
* Авария очрагында кечкенә пассажирларны махсус балалар креслолары гына коткарырга мөмкин. Кайчак фаҗига кинәт тормозга басканда да килеп чыга – бала “кайгыртучан” ана кулыннан ычкынып китә һәм алгы пыялага бәрелә;
* Күпләр арзан бәягә бустер яисә хәвефсезлек каешы өчен адаптер сатып алып, аның ярдәмендә баланың иминлеген тәэмин итеп була дип уйлый. Әмма юл-транспорт һәлакәте очрагында мондый җайланмалар баланы сакламый;
* Каркассыз модельләрне сатып алмагыз, алар кечкенә пассажирны бустердан бераз гына яхшырак саклый. Авырлык килгәндә мондый җайланма өзелергә һәм аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин;
* Барлык автокреслолар баланың авырлыгына бәйле берничә төркемгә бүленә. Иң кечкенәләр өчен нуленче төркем җайланмалары каралган, иң зурлар өчен – өченче;
* Кресло сайлыйсыз икән, сатучыдан ЕСЕ R 44/04 евростандартына ярашлылык сертификатын сорагыз, чөнки Евросоюзда балалар утыргычларына таләпләр катгыйрак. Шулай ук стандарт буенча эшләнгән автокреслоларда махсус наклейка да була;
* Автокреслоның моделе турында Интернеттагы фикерләрне укыгыз. Заманча тотып торучы җайланмалар даими сынау үтә (краш-тест), аларның нәтиҗәләрен Интернетта табарга була;
* Ныгыту системасына аерым игътибар бирегез: әгәр ул артык катлаулы икән, әти-әниләр ашыкканда тотып торучы җайланманы дөрес урнаштыра һәм бала иминлеген тәэмин итә алмаячак. Бала тудыру йортыннан чыкканда да күпчелек ата-ана сабыен кулда алып кайта, бу да куркыныч. Баланы беренче көннән үк махсус креслода йөртергә гадәтләнегез;
* Дөрес эләктерелмәгән булса, иң заманча һәм сыйфатлы тотып тору җайланмасы да үз функциясен үти алмаячак. Мәсәлән, өч яшькә кадәрге балаларны хәрәкәт уңаена каршы гына утыртырга рөхсәт ителә, чөнки сабыйның муен сөякләре авария вакытында авырлыкка түзмәскә мөмкин;
* Кресло алгы утыргычка урнаштырыла икән, иминлек мендәрен ычкындырырга кирәк – авария очрагында ул яшь пассажирны үтерергә мөмкин;
* Бала тормышы һәм сәламәтлеге — бәяләп бетергесез. Баланы сыйфатлы балалар креслосы гына саклый.
Сәхифәне Энҗе ИБРАҺИМОВА әзерләде.