+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 октябрь 2019, 03:50

Башкортстан даны ул!

“Первушино” аэродромына – Муса Гәрәев исеме!

Без сугыштан соң туган балалар булсак та, сугыш хакында тыныч кына тыңлый, яза алмыйм. Яугирләр дә көннән-көн арабызда сирәгәя бара. Әмма алар үткән батырлык юлын онытырга хакыбыз юк. Мин үзем дә утны-суны кичкән Бөек Ватан сугышы ветераны кызы. Ә туган ягым Илеш районы – чын каһарманнар төбәге. Якташларым арасында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев булуы белән чиксез горурланам.


Илебездә ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган очучылар күп түгел, шуңа Муса Гәрәев — илешле­ләр-нең генә түгел, барлык Башкортстан халкының данлы шәхесе.

1942 елда фронтка чакырылган якташыбыз канкойгыч Сталинград сугышына эләгә. Беренче очышларында ук ул үзен курку белмәс, талантлы очучы итеп күрсәтә. Ул данлыклы “Ил-2” самолетында бихисап дошманнарны, алар­ның әһәмиятле объектларын юк итә. Илебез лачы­нының тәҗрибәсе көннән-көн арта, яудашлары арасында абруе үскәннән-үсә.

1944 елда якташыбызны эскадрилья командиры итеп тәгаенлиләр. Фашистларны Кырым ярымутравыннан кууда, герой-шәһәр Севастопольне дошманнан азат итү өчен барган бәрелешләрдә Муса Гәрәев үзенең яудашлары белән батырларча көрәшә. Һавада да, җирдә дә дошман очкычлары, башкисәрләре күпләп юк ителә. Муса Гайса улы Вильнюс, Каунас шәһәр-ләрен азат итүдә, Көнчыгыш Пруссиянең Кенигсберг шә-һәрен немец илбасарларыннан тазартуда һәм башка бик күп операцияләрдә катнаша. Ул 250дән артык очыш ясый! Каһарманлыклары өчен якташыбыз ике мәртәбә “Советлар Союзы Герое” исе-менә лаек була, “Алтын йолдыз” медале белән бүләк­ләнә. Илеш лачынының күк-рәген Ленин ордены, өч Кызыл Байрак ордены, Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары, бихисап медальләр бизи.

Илеш районы үзәге Яркәй­дә һәм Ташчишмә авылында Муса Гайса улының тормыш юлын, хәрби батырлыкларын яктыртучы музейлар эшли. Без, якташлары, батырның истәлеген кадерләп саклыйбыз, үсеп килүче буын вәкил-ләренә туган ягыбыз горурлыгы булган Героебыз хакында төрле кичәләрдә, очрашуларда, Бөек Җиңү бәйрәм­нәрендә сөйлибез. Тик Ге­ройның исемен мәңгеләш-терү эше әле булса тиешле дәрәҗәгә куелган дип әйтеп булмый. Шуңа күрә “Первушино” аэродромына Муса Гә­рәев исемен бирү тәкъдимен без, Илеш һәм Дүртөйле халкы, хуплап каршы алдык. Бу изге эш батыр очучының исемен республикабыз, ил тарихына алтын хәрефләр белән тагын бер тапкыр язуга тиң булыр. Аның үлемсез батырлыгы киләчәк буыннарга да барып җитсен иде!


Светлана ВАСИКОВА,

Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы,

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Дүртөйле районы бүлеге җитәкчесе.
Читайте нас