+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 октябрь 2019, 12:14

Колбаса

Тукталышта такси көтәм. Юк та юк. Ниһаять, минем бәхеткә бер такси күренде. — Исәнмесез! Нинди адрес буенча илтим? — Бакалы урамына. Биш минутлап эндәшмичә бардык. Аннары: — Озак көттегезме? — дип сорап куйды ир.

Тукталышта такси көтәм. Юк та юк. Ниһаять, минем бәхеткә бер такси күренде.
— Исәнмесез! Нинди адрес буенча илтим?
— Бакалы урамына.
Биш минутлап эндәшмичә бардык. Аннары:
— Озак көттегезме? — дип сорап куйды ир.
— Ярыйсы гына.
— Минем хатын да шушы тукталыштан китә алмыйча интегә. Эш арасында аны да килеп алырга туры килә.
— Ә-ә, әйбәт икән, — дим.
— Беләсезме, — ди кинәт хатынын исенә төшергән таксист. — Минем хатыным колбаса ярата бит.
— Яратса соң?
— Э-э-э… Ул бит кибеттән өчәр төрле колбаса ташый. Килолап!!!
— Ташыса ни булган? Сезне ашатырга тырышадыр.
Ирнең иреннәре чалшаеп, дерелдәп китте:
— Юк шул! Мин колбаса яратмыйм!
— Бәлки, балаларыгыз яратадыр?
— Юк, яратмыйлар. Точно яратмыйлар!
— Зинһар, аңлатыгыз, хатыныгызның колбаса яратуы нишләп шул тиклем борчый Сезне?
— Ай саен өчәр мең сум акча бирә барам, — дип, ир бармагын югарыгарак күтәреп селкеде. — Өч мең!!! Нишләтә ул аны? Ничек тотынып бетерә? Колбасаның да иң кыйммәтлесен ала, зур-зур телемнәр белән тураклап, авызын зур итеп ачып ашый.
Читайте нас