+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 октябрь 2019, 15:46

Космонавт Алексей Леонов вафат

85 яшендә очучы-космонавт Алексей Леонов мәрхүм булган.

85 яшендә очучы-космонавт Алексей Леонов мәрхүм булган.
Соңгы елларда Алексей Архипович бик нык авырды. Әмма моңа кадәр актив эшчәнлек алып барды.
Леонов рәсем сәнгате белән мавыккан, «Четек» фирмасының җиһан программалары директоры, «Альфа-Банк» Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары киңәшчесе булып эшләгән, «Бердәм Русия» партиясенең Югары советы әгъзасы булган.
Алексей Леонов 1960 елда совет космонавтларының беренче отрядына кабул ителә. 1965 елның 18-19 мартында Павел Беляев белән бергә икенче очучы сыйфатында җиһанга оча. Әлеге очыш барышында Леонов дөнья тарихында беренче кеше булып ачык космоска чыга.
Шулай ук Леонов 1975 елда космонавт Кубасов белән икенче очыш вакытында ике ил: Советлар Союзының "Союз-19" белән Американың "Аполлон" корабларын җиһанда тоташтыруда катнаша.
Читайте нас