+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 октябрь 2019, 04:45

"Мәңге чәчәк ат, Башкортстан"

- Бүген Уфаның "Башкортостан" концертлар залында тантаналы җыелыш үтте. Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

- Бүген Уфаның "Башкортостан" концертлар залында тантаналы җыелыш үтте. Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
- Хөрмәтле дуслар, сезне чын күңелдән ресрублика көне белән котлыйм.
Быелгы бәйрәм башкалардан берникадәр аерыла, без аны республикага 100 ел тулган чорда билгелибез. Бүген минем республиканың икътисади үсеше, аның социаль башлангычлары турында сөйлисем килми. Бүген республика халкын игътибарга алам. Советлар Союзы герое Миңнегали Шәйморатов, илне дошман кулыннан тартып алуга зур көч салган Хәмит Әглиуллин һәм башка батырларыбызны искә аласым килә.
Күптән түгел куелган Шәехзадә Бабич һәйкәле яшь буынны шушы рухта тәрбияләү бурычын да үти. Бөек шагыйребез безнең йөрәкләрдә кечкенәдән яши һәм ул балаларыбызга күчәргә тиеш. Фәйзи Гаскаров исемендәге ансамбльгә бөтен дөнья халкы алкышлады. Безнең җырчыларыбыз, язучыларыбыз ил тарихында зур урын алды. Кызганычка каршы Гөлли Мөбәрәкова, Нурмөхәммәт хәзрәт кебек шәхесләребез арабызда юк инде. Алар турында якты истәлекләр мәңге сакланачак.
Без дә ата-бабаларыбыз кебек көчле, тырыш булмасак балаларыбызга лаеклы тормыш, матур республика калдыра алырбызмы? Юк, әлбәттә. Игенчеләр, төзүчеләр һәм башка хезмәт батырлары белән көчле без.
Узган елларның нәтиҗәсе - киләчәккә ныклы нигез ул. Бу җәһәттән, элекке республика җитәкчеләренә рәхмәтемне җиткерәм. Без, һичшиксез, яңа башлангычлар белән бергә, аларның эшен дә дәвам итәчәкбез.
Соңгы елларда төзелгән балалар бакчалары, мәгариф системасындагы башка үзгәрешләр лаеклы буын тәрбияләүгә булышлык итәчәк. Халыкның гомерен озайту, аларның лаеклы медицина хезмәтен алуны күз уңында тотып, дәваханәләр төзибез, бу өлкәдә кадрларга кытлык мәсьәләсен хәл иттек. Киләчәккә дә зур планнар белән яшибез. Мин моны үземнең "сентябрь указы"нда да ачык билгеләдем.
Зур рәхмәтемне ветераннарга җиткерәм. Без дә, хөрмәтле ветераннар, яңа буынга матур, лаеклы тормыш калдырачакбыз. Алар да гүзәл табигатьле, бар яклап та үсешкән төбәктә яшәячәк. Мәңге чәчәк ат, Башкортстан! Туган көнең белән, республика!
Читайте нас