+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Октября 2019, 08:37

Республика бәйрәм итә

Бүген Башкортстанда Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары үтә.

Бүген Башкортстанда Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары үтә.
Уфада алар барлык районнарда да узачак. Бәйрәмнең төп мәйданчыклары итеп Салават Юлаев исемендәге мәйдан һәм «Торатау" Конгресс-холлы билгеләнгән. Анда " Русия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт - синең сайлау» акциясе уза. 14 сәгатьтә «Юнармия» Бөтенрусия балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына кабул итү тантанасы була.
16 сәгатьтә «Дәрвиш Хан» төркеме чыгыш ясаячак. Кичәнең хедлайнерлары - Башкортстан Республикасының атказанган артистлары Сергей Приказчиков («Pizza» төркеменә нигез салучы һәм солисты), шулай ук Elvin Grey.
Концерт фейерверк һәм лазер тамашасы белән 20.30 сәгатьтә тәмамланачак.
Читайте нас