+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 октябрь 2019, 04:14

Республика көне — яңа сыйфатта!

Башкортстан төп бәйрәмен нинди казанышлар белән каршылый? Дөресен әйтергә кирәк, соңгы елларда Башкортстанның төп дәүләт бәйрәме — Республика көненең әһәмияте дә, кадере дә, дәрәҗәсе дә берникадәр тоныкланып калган иде. Югыйсә, күпчелек ватандашларыбыз күңелендә Республика көне, бүген дә беренче чиратта, ел башыннан билгеләнгән стратегик бурычларның үтәлешенә йомгак ясау, казанышларны барлау, алдагы чорга яңа максатлар билгеләү һәм, әлбәттә, күпмилләтле яңа Башкортстаныбызның туган көне уңаеннан оештырылган гомумхалык бәйрәме буларак яши. Шөкер, быелдан әлеге күркәм традицияләргә һәр җәһәттән ныклы юнәлеш алынды.

Башкортстан төп бәйрәмен нинди казанышлар белән каршылый?


Дөресен әйтергә кирәк, соңгы елларда Башкортстанның төп дәүләт бәйрәме — Республика көненең әһәмияте дә, кадере дә, дәрәҗәсе дә берникадәр тоныкланып калган иде. Югыйсә, күпчелек ватандашларыбыз күңелендә Республика көне, бүген дә беренче чиратта, ел башыннан билгеләнгән стратегик бурычларның үтәлешенә йомгак ясау, казанышларны барлау, алдагы чорга яңа максатлар билгеләү һәм, әлбәттә, күпмилләтле яңа Башкортстаныбызның туган көне уңаеннан оештырылган гомумхалык бәйрәме буларак яши. Шөкер, быелдан әлеге күркәм традицияләргә һәр җәһәттән ныклы юнәлеш алынды.

Быелгы бәйрәм шунысы белән дә үзенчәлекле: ул, беренчедән, Башкортстан 100 еллыгын билгеләгән елда үтә. Икенчедән, республика тормышына яңа сулыш өргән Радий Хәбировның Башкортстан җитәкчелегенә килүенә дә нәкъ шушы көнне бер ел тула. Бәйрәм уңаеннан түбәндә нәкъ әлеге бер ел эчендә Башкортстан халык хуҗалыгы үсешендә булган, безнең карашка, мөһим яңалык-үзгәрешләрне, казанышларны аерым барлап үтәргә булдык.




***

Республиканың яңа тарихында беренче тапкыр күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлауга ел саен бер миллиард сум күләмдә акча бүленә башлады. Шул рәвешле быел Уфада гына да 1288 подъезд төзекләнде­релде. Бу аннан алдагы өч елда башкарылган эш күләменә бәрабәр!

***

Бер үк вакытта Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров башлангычы белән республикада йорт ишегалларын төзекләндерү буенча “Башкортстан ихаталары” дигән колачлы программа җәелдерелде. Быел аны тормышка ашыруга республика казнасыннан 1,7 миллиард сум бүленгән. Җәмгысы 400 ихата ремонтланырга тиеш. Программа ихаталарны асфальтлауны, төзекләндерүне, яшел­ләндерүне, яктыртуны, парковкалар булдыруны, утыргыч һәм урналар ур­наш­тыруны, хәвефсез резина түшәмәле балалар һәм спорт мәй­данчыклары булдыруны үз эченә ала.

***

Ике ел дәвамында республика икътисадына инвестицияләр агымы кими барганнан соң, быел беренче яртыеллыкта ул тәү тапкыр 14 процент үсеш белән билгеләнде. Былтыр ул — 92, аннан алдагы елда 90 процент иде. Бер үк вакытта шушы чорда республикада сәнәгать җитештерүе индексы 104,5 процент булды. Төзелеш тармагында үсеш 9 процент белән билгеләнде. Авыл хуҗалыгы тармагы 100 процентка эшләде. Бу хакта республика җитәкчесе Радий Хәбиров август ахырында Русия Президенты Владимир Путин белән Мәскәүдә узган очрашу вакытында да җиткерде.

***

Соңгы бер елда булган казаныш­ларның берсе — банкротлык хәленә төшерелгән “Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесе эше тергезелеп, ул яңа куәтләргә чыгарылды. Аерым алганда, агымдагы елда гына да предприятиенең техник паркы 500ләп яңа автобус белән тулыланды, барлык район үзәкләре белән дә башкала арасында дәүләт автобус маршрутлары тергезелде, Уфаның һәм башка эре шәһәрләрнең пассажирлар ташу базары легаль булмаган рәвеш­тә эшләүче һәм хәвеф тудыручы автобус йөртүчеләрдән тазартылды. Бер үк вакытта, бөлгенлек хәленә тө­шерелгән икенче дәүләт унитар предприятиесен — “Башкортостан” нәш­риятын савыктыру буенча да колачлы чаралар күрелә.

***

Радий Хәбиров республика җитәк­челегенә килү белән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә күптән таләп ителгән мөһим үзгәртеп корулар башланды. Шуның нәтиҗәсе буларак, быел гына да республика дәваханәләрендә һәм поликлиникаларында табиблар дефициты 500 кешегә кимеде. “Ашыгыч ярдәм” машиналары паркы исә 60 процентка яңартылды. 36 яңа фельдшер-акушерлык пункты һәм заманча авыл амбулаториясе төзелде. Кыскасы, республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, чын мәгънәсендә, ныклы тәртип урнашты, һәр пациент тиешле югары сыйфатлы медицина ярдәме ала башлады, дарулар белән тәэмин ителеш яхшырды.

***

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров башлангычы белән мәгариф тармагы да җитди үзгәрешләр кичерә. Беренчедән, тармакта алгарышлы үсешкә юнәлтелгән “Мәгарифтә — күтәрелеш”, “Үсеш ноктасы” кебек колачлы программалар җәелдерелде. Икенчедән, алдынгы укытучыларны һәм җиңүче укучыларны дәртләндерү җәһәтеннән грантлар булдырылды. Өченчедән, мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының матди-техник базасын яхшыртуга, шул исәптән мәктәп автобуслары паркын яңартуга бүле­нүче акча күләме артты. Дүртенчедән, мәктәп ашханәләрендә балаларның туклануы республика җитәкчелегенең иң җитди игътибар үзәгенә алынды, сөт кухнялары эше тергезелде. Бишенчедән, мәктәп укучылары биш көнлек уку атнасына күчте.


***

Иң зур куанычны исә төзелешкә акча салып алданган өлешчеләр кичерде. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров бу мәсьәләне иң җитди игътибар үзәгенә алды һәм проблемалы һәр объект буенча “юл картасы” булдыруны таләп итеп, аларны файдалануга тапшыру вакытын билгеләде. Бу юнәлештәге мәсьәләләрнең хәл ителеше исә атна саен Башкортстан Башлыгы рәислегендә үткән “Төзелеш сәгате”ндә тикшерелә. Нәтиҗәдә, әлеге вакытта “Миловка паркы” торак комплексының өч йортында төзелеш эшләре тәмамланып, 202 гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды. “Яңа Булгаково” торак комплексындагы бер йортка да алданган өлешчеләр кү­ченде. Ел ахырына кадәр комплекс тулысынча төзеп бетереләчәк һәм тагын дүрт йорт файдалануга тапшырылачак. Гомумән, әлеге вакытта рес­публикада 25 меңгә якын алданган өлешче булса, Радий Хәбиров бел­дерүенчә, 2021 елга республикада бер генә алданган өлешче дә калырга тиеш түгел.

***

Һәм, ниһаять, урындагы җитәк­челәрне уянырга, халыкны борчыган мәсьәләләргә йөз белән борылырга мәҗбүр иткән мөһим яңалык — республикада “Инцидент” системасы эшкә кушылды. Елга якын вакыт эчендә генә дә дистә меңләгән кеше аңа мөрәҗәгать итеп, үзләрен борчыган социаль мәсьәләләрне хәл иттерүгә иреште. Ә иң мөһиме — хәзер һәр җитәкче, тәү чиратта, халык мәнфәгатьләреннән чыгып эшли башлады, чөнки моны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров иң җитди контрольдә тота.


Илдар Фазлетдинов.
Читайте нас