+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 октябрь 2019, 13:19

9 яшьлек кыз өстенә агач ауган

Аллаһка шөкер, ул исән калган.

Аллаһка шөкер, ул исән калган.
Салаватта картинг мәйданында балага агач ауган. Ул төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, картингта йөргән вакытта тугыз яшьлек кыз өстенә коры агачның бер өлеше сынып төшкән. Нәтиҗәдә, ул трассадан тайпылып, бәрелгән. Кыз күпсанлы имгәнүләр белән дәваханәгә эләккән.
Бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр бу вакыйганың барлык шартларын билгели.
Беренче мәгълүматлар буенча, картинг мәйданы җитәкчелегенә зур штраф яный.
Читайте нас