+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 октябрь 2019, 16:45

“Артек” лагеренда ял итүче бала үлгән

Укучының үлем сәбәпләрен комиссия ачыклый.

Укучының үлем сәбәпләрен комиссия ачыклый.
Санкт-Петербургтан "Артек" халыкара балалар лагерена ял итәргә килгән 12 яшьлек бала үлгән. Укучының үлем сәбәпләрен билгеләү буенча комиссия төзелгән, дип хәбәр итә Санкт-Петербург губернаторы хакимиятенең матбугат хезмәте.Тикшерү комитетының Кырым идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Постнова малайның Ялта шәһәре дәваханәсендә пневмониядән үлүен хәбәр итә, үлем очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Русия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ведомство Санкт-Петербург укучысының үлемен тикшерү буенча комиссия төзегән. Билгеле булуынча, малай 23 сентябрьдән юллама буенча "Артек" лагерендә булган. 11 октябрьдә хәле начар булуына зарланудан соң, ул Ялта шәһәр дәваханәсенең балалар бүлегенә озатыла. Аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, ләкин шул ук көнне бала вафат булган.
Баланың әти-әнисе мәктәп директоры урынбасары һәм Санкт-Петербургның мәгариф комитеты вәкиле белән бергә Кырымга килгән. Аларга әлеге вакытта тиешле ярдәм күрсәтелә.
Читайте нас