+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 октябрь 2019, 09:59

Авыл халкы ярдәм сорый

Радий Хәбиров Стәрлебаш районы буенча эш сәфәрендә.

Радий Хәбиров Стәрлебаш районы буенча эш сәфәрендә.
Бүген төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров республиканың көньяк-көнбатыш төбәге буенча эшлекле сәфәргә юлланды. Стәрлебаш районында ул чистарту корылмалары төзелеше белән танышты. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов әйтүенчә, гражданнар мөрәҗәгатьләре аркасында төзелешне туктатырга мәҗбүр булганнар.Билгеле булуынча, чистарту корылмаларын төзү узган елның ноябрендә башланды. Объект Башкортстанның 100 еллыгына 100 объект исемлегенә кертелгән. Контракт суммасы якынча 140 миллион сум тәшкил итә.
Төзелешкә керешкәнче, район хакимияте тиешле эшләр үткәргән һәм экологик экспертиза узган. Санитар-саклау зоналары да үтәлгән.
Биредә яшәүчеләр исә чистарту корылмалары авылга якын урнашкан, дип саный. Бу хакта алар республика Башлыгына үзләре дә хәбәр итте. Мәкъсүт авылы халкы алар белән беркемнең дә сөйләшмәве, чистарту корылмаларыннан начар ис чыгып, урындагы экология бозылыр дип куркулары турында сөйләде.
Муниципалитет башлыгы сүзләренә караганда, тагын бер проблема төзелеш контрактының агымдагы елның ноябрендә чыгуы белән бәйле.
Халык белән аралашканнан соң Радий Хәбиров Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм район хакимиятенә чистарту корылмаларын төзү өчен башка урын сайларга кушты.
Авыл халкы төбәк Башлыгына юлларның начар хәлдә булуы турында да җиткерде. Радий Хәбиров тиешле йөкләмәләр бирәчәген әйтте.
Читайте нас