Радий Хәбиров Стәрлебаш районында спорт комплексында һәм ФАПта булды.
Республика җитәкчесе Стәрлебаш районына сәфәре вакытында “Стәрле" спорт-сәламәтләндерү комплексы белән дә танышты. Спорт комплексы 2005 елда төзелгән. Биредә 25 метрлы дүрт юллы йөзү бассейны, тренажер залы, көрәш һәм самбо өчен ике зал бар.
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә спортның 10 төре буенча 830 бала шөгыльләнә. Спорт мәктәбе директоры Илнур Исламоратов республика Башлыгына бүгенге көндә бинаны капиталь ремонтлау мәсьәләсе торуы турында сөйләде. Техник тикшерү буенча эшләрнең якынча бәясе 439,8 мең сум тәшкил итә. Радий Хәбиров ремонтны үткәрергә кирәклеген һәм ул тиешле күрсәтмәләр бирәчәген белдерде.
Республика Башлыгы Первомайский авылында ФАП урнашкан ике катлы бинаны карады. Биредә ул фельдшер белән аралашты, эш шартлары, дарулар тәэминаты белән кызыксынды. Авыл халкы төбәк җитәкчесенә мәдәният йортын, ике катлы йортларның кайберләрендә түбәләрне капиталь ремонтлау кирәклеге турында да сөйләде.
Радий Хәбиров Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү һәм түбәләрне ремонтлау мәсьәләсен хәл итү бурычын йөкләде.