Республика көнендә Туймазыда бәйрәм тантаналары белән беррәттән Әбүнәче көне дә үтте. "Туймазы хәбәрләре" район гәзите оештырган чарада "Кызыл таң" редакциясе вәкилләре дә катнашты.
Туймазылылар "Кызыл таң" белән күптәнге дуслыкны анык эшләре белән раслап килә. Гәзит тарихындагы рекордлы тиражны - 7321 данә - 1989 елда Туймазы районы җыя.
Уфа "Нур" татар дәүләт театрында дүрт ел дәвам иткән "Кызыл таң"ның җырлы кичләре проектында Туймазы районы да катнашты. Шулай ук гәзит тарихында беренче тапкыр "Кызыл таң"ның җырлы кичләре"н Туймазы районы кабул итте.
"Кызыл таң" канаты астында чыгып килүче "Әллүки" журналының 10 еллыгы да районда зурлап үткәрелгән иде. Ә инде балалар журналы оештырган лотерея уенында районның Кәкребаш авылы мәктәбе укучысына уңыш елмайды - ул велосипед отты.
Әбүнәчеләр көнендә дә шәһәрең үзәк мәйданына бәйрәм ярминкәсенә җыелган халык актив катнашты. Почта һәм "Туймазы хәбәрләре" гәзите хезмәткәрләре гәзиткә яздыруны оештырган иде. "Кызыл таң" да чарадан читтә калмады. Гәзиткә язылучылар үзенчәлекле бүләк алды - алар алдында укучыларына "Әллүки" журналын даими алдыручы 1нче интернат-мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Анелия Шәңгәрәева Мостай Кәримнең "Кошлар очырам" дигән шигырен укыды. Укытучысы - интернат-мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укучысы Зинфира Нурисламова. Кандра 2нче мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы, "Озын көй" төбәкара конкурсы лауреаты, "Сулпылар" телевизион бәйгесе җиңүчесе Марат Әхмәтҗанов яңгыравык тавышы белән җыр бүләк итте. Укытучысы - Алия Закирова.
Гәзитебезне һәм журналларыбызны яратучылар аларга арзан хакка языла алды. Русия почтасының арзан хакка яздыру акциясе 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.