+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 октябрь 2019, 15:23

Яңа эш урыннары булдыралачак

Республика җитәкчесенең эш сәфәре Федоровкада дәвам итә.

Республика җитәкчесенең эш сәфәре Федоровкада дәвам итә.
Покровка авылында төбәк җитәкчесе “Башкирия агросакмара” җәмгыяте терлекчелек комплексы төзелеше барышы белән танышты.Инвестор — Италиянең "Gruppo Cremonini" компаниясе — 2021 елда район территориясендә терлек симертү мәйданчыгы – фидлот кертергә планлаштыра.
1,3 миллиард сумлык проект республика өчен өстенлекле проектлар исемлегенә кертелгән һәм салым ташламаларын, башка ярдәм алуга дәгъва итә. 100 гектар мәйданлы производствода 40 яңа эш урыны булачак. Продукция күләме елына 9 мең башңмөгезле эре терлектән артып китәр дип көтелә.
Төбәк җитәкчесе бизнесменнарга республика барлык йөкләмәләрне дә үтәячәген һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәген ышандырды.
Читайте нас