Беркөн шәһәр буйлап автобуста китеп барам. Арабызда берничә бала да бар. Тагын да тәненең һәр сантиметрына тату эшләнгән, пеләш башлы һәм нык исерек 50 яшьләр тирәсендәге ир, аның янында, ачыклануынча, улы - 25 яшьләр тирәсендәге егет бар. Егет бөтен салонга кычкырып телефоннан сөйләшә.
Әңгәмәдәше белән, күрәсең, дуслык ярыйсы гына бозылган. Өч сүзнең берсендә кычкырып сүгенә, ул кешегә үтерү белән яный егетебез. Автобус тулы кеше баруын күрми дә кебек. Иркенләп талаша. Әтисе дә кушылырга әйтә, тик исереклеге белән бер сүз дә тудыра алмый. Аңардан "Мммм" дигән авазлар гына чыга.
Автобустагылар түзде-түзде дә: "Җитте инде! Монда бит балалар да бар!" - дип дәшкәләделәр. Егет исә бу сүзләрне әтисенә төбәлгән дип уйлады. "Түз инде, җитте. Монда балалар бар", - дип, әтисенең авызын куллары белән каплады.
Тагын сүгенә. Тагын халык зарлана."Батя! Яп инде авызыңны. Күрәсең бит, автобуста балалар бар!" - дип, егет әтисенә янә шелтә бирде дә, телефон аша кемнеңдер эчәкләрен коймага эләргә, күзләрен кичке ашка ашарга вәгъдә итте. Аның бу сөйләшүеннән соң халык та тынып калды (әллә үз эчәкләре турында уйландылар).
Тик егет барыбер юл буе мөгрәгән әтисен тәртипкә утырткалап килде. Шунысы кызык: ул шелтәләрнең үзенә юлланганын егет барыбер аңламады...