Саратовта 9 яшьлек кыз үтерелгәннән соң үлем җәзасы кертүне сорап петиция урнаштырылды. Моннан тыш, берничә депутат шундый ук тәкъдим белән чыкты.
Текст авторлары балаларга каршы җинаять кылу дәлилләнгән очракта үлем җәзасы куллануны, яки гарантияләнгән гомерлек төрмә бирүне таләп итә. Алар, шулай ук, «педофилларның психиатрия ярдәмендә аклануга хокуклары булмаска тиеш» дип саный. Сигез сәгать эчендә петициягә 10 меңгә якын кеше кул куйган.
Моннан тыш, Русия Думасында Саратов өлкәсеннән сайланган депутатлар Ольга Алимова (КПРФ) һәм Евгений Примаков («Бердәм Русия») кайбер авыр җинаятьләр өчен үлем җәзасын кайтаруны тәкъдим итә.
Примаков Facebook-та «Үлем җәзасын кайтарырга кирәк» дип язды. Алимова Instagram-да «әгәр үлем җәзасына педофиллар, үтерүчеләр, көчләүчеләр, террорчылар хөкем ителсә, безнең йортларга кайгы килмәс иде. Демократия һәм толерантлык уены белән артык мавыктык», диде.
9 яшьлек Елизавета Киселева 9 октябрьдә мәктәпкә барганда югала. Ике тәүлек эчендә аны эзләшергә Саратовның берничә мең кешесе чыга. Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, кызның үле гәүдәсе 11 октябрьгә каршы төнлә гаражлар арасында табыла.