+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 октябрь 2019, 12:03

Кеше бәрәңгесен сатып эчмәкче булган

Кичә Чишмә районының Шиңгәккүл авылында яшәүче 54 яшьлек хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Кичә Чишмә районының Шиңгәккүл авылында яшәүче 54 яшьлек хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
Аның дүрт капчык бәрәңгесен урлаганнар.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, угрының шәхесе ачыкланган. Ул шул авылда яшәүче 31 яшьлек ир булып чыга. Карак, йорт йозагын ватып кереп, верандада сакланган бәрәңгене урлаган.
Җинаятьче үз гаебен таныган. Аның сүзләренә караганда, ул урланганны сатарга һәм алкоголь сатып алырга теләгән.
Җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас