+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 октябрь 2019, 13:57

Мәртәбәле җыен

Бер шагыйрьнең юбилеена җыелдык. Күп түгелбез, егермеләп кеше. Ә утырыр урындыклар иллеләп кешегә исәпләнгән. Димәк, кемнәрдер килеп җитмәгән...

Бер шагыйрьнең юбилеена җыелдык. Күп түгелбез, егермеләп кеше. Ә утырыр урындыклар иллеләп кешегә исәпләнгән. Димәк, кемнәрдер килеп җитмәгән...
Шагыйрьнең китабын укучылар да, укымаучылар да басмага югары бәя бирдек. Үзен күккә чөеп мактадык.
Ахырда шагыйрь үзе сүз алды. Баксаң, килмәүчеләр барысы да нык югары дәрәҗәләр биләүче кешеләр икән. Алар барысы да шагыйрьне ихтирам итеп, килергә теләк белдергән икән. Тик берсе чирләп киткән, икенчесе командировкада, өченчесе вакытны бутаган, дүртенчесе...
Ярты сәгать чамасы килмәүчеләр һәм аларны бездән аерган сәбәпләр турында тыңладык. Барыбызның да бу килмәүчеләрдән дәрәҗә-вазыйфаларыбыз түбәнрәк булып чыкты. Шулай да, буш урындыкларны күзәтеп, ул килмәүчеләрне җаныбыз-тәнебез белән тоеп, алар белән дуслыгы аркылы юбилярга да олы хөрмәт белән карап утырдык.
Шундый зур кешеләр киләбез дигән булган бит! Бигрәк бөек икән бу шагыйрь! Килмәгәннәр күп нәрсә югалтты бу кичтә...
Читайте нас