+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 октябрь 2019, 13:46

"Юлдаш" радиосы дикторы Рания Билалова моны тәрәзә аша күргән...

Урамда, күрәбез, яңгырлы, сытык көз... Әмма аны да кемдер көтеп ала, бу мизгелне ярата, ә кемдер көзнең үзе кебек боек йөри. "Юлдаш" радиосының танылган алып баручысы Рания Билалованың көзгә үз карашы.

Урамда, күрәбез, яңгырлы, сытык көз... Әмма аны да кемдер көтеп ала, бу мизгелне ярата, ә кемдер көзнең үзе кебек боек йөри. "Юлдаш" радиосының танылган алып баручысы Рания Билалованың көзгә үз карашы.
- Елның бу мизгелендә боек көннәр дә, моңсу көннәр дә була, - ди ул. - Тик мин бу көннәрне барыбер дә яратам, чөнки шушы якты, мәхәббәтле, матур дөньяларны безгә Аллаһы Тәгалә шушы көннәрдә бүләк иткән. Шушы җирне, суны, һаваны, елгаларны, күлләрне барысын да безгә бүләк итеп тапшырган. Ничек инде шуны яратмыйм дисең! Елның һәр мизгелен, атнаның һәр көнен яратам. Һәрбер көнгә рәхмәтле булып яшим.
Шундый көннәрдә мин, тәрәзә аша тышка карап, табигатьнең хозурлыгына сокланырга яратам, чөнки тышта матур агачлар алтынсу төскә кергән. Кешеләр эшкә ашыга, машиналар, автобуслар йөреп тора. Кич җитсә, Уфабыз төрле утлар белән балкый. Бик күңелле.
Ышанычлы тормыш юлдашым бар, аның белән һәрвакытта да телефон аша шалтыратышып, хәлләр белешеп торабыз. Еракта эшләп йөрсә дә, күңелем гел аның белән. Кызым да еракта эшли. Көн саен аңа да күңелем, җаным белән бәхетле гомер телим. Гәзит укучыларга да, радио тыңлаучыларга да, гомумән, һәр кешегә телим бәхет. Дус, тату, матур яшик, иманлы булыйк!
19 октябрьдә Башкортстан дәүләт филармониясендә иҗатташ дусларым белән бергә оештырган концертым узачак. Шунда барыгызны да көтеп калам!
Дуслар, ә сезнең тәрәзәләрдән ниләр күренә?
Читайте нас