Яшь гаилә аерылышканда балаларны тиз генә бүлешкәннәр, ә милек буенча килешүгә килә алмыйлар. Гомумән, бала аларга кирәкме икән соң?
Хәзер интернет челтәренә ни генә бастырмыйлар инде. Яшь гаилә аерылышуын видеоязмага төшереп, "Интсаграм"га куйган.
Әмма әти белән әнине балалары түгел, ә бергә җыйган акчалары гына кызыксындыра бугай.
"Балалар бездә икәү. Алар белән аңлашыла инде. Берсе - сиңа, икенчесе - миңа. Сиңа кайсы кирәк? Ә менә бергә җыйган мөлкәт белән ни эшләрбез?" диелә видеоязмада.
Интернет челтәрендә яшь гаиләне тәнкыйтьләүчеләр күп булды. "Балалар турында уйлар идегез, аларга әни кирәк бит", "Балаларны балалар йортына бирегез, алар сезгә кирәкми бит", - дип язучылар да бар.
Чыннан да, бу кешеләргә бала кирәкми дә бугай. Һәр сабыйга әни дә, әти дә кирәк. Ә болай бүлешү дөрес түгелдер.
Ә менә акча өчен алар бер-берсен үтерергә дә риза бугай. Аллаһ сакласын...