Уфа кызы Анжелика Якусеваның ТНТ каналындагы "План Б" ток-шоуына әзерләнүе, билгеле комик, элекке КВНчы, “Камеди Клаб” йолдызы Тимур Батрутдиновның йөрәген яуларга җыенуы турында язып чыккан идек инде.
Анжелика - Уфа кызы, элек Радик Юлъякшин белән очрашып йөргән модель һәм җырчы. Бар яклап та килгән туташны Тимур ошатмаслык түгел! Ләкин... Якташыбызның юлына Ольга Бузова төшкән. Ул кызны сайлап алу турыннан үткәртмәгән.
Бузова үзе бу карар аңа бик авыр бирелүен белдергән. "Бәлки ул Тимурга ошаган булыр иде, бәлки мин ялгышканмындыр», - дип аклангандай иткән ул.
Анжелика үзе: "Хөкем карары гадел булдымы?" - дип, социаль челтәрләрдә шоу турында фикер алышу тәкъдиме белән пост язды. Инстадуслары фикеренчә, Тимур Анжеликаның сөйкемлелеге һәм матурлыгы алдында әллә ни түзә алмас, гашыйк булыр иде.