Мәскәү табибларына 52 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Ул хәлсезлеккә һәм соңгы вакытта эче зур булып үсүенә зарланган. Хатынны шунда ук тикшеренүгә җибәргәннәр. Нәтиҗәдә, томография хатында яман шеш барлыгын ачыклаган. Шешнең зурлыгы 50 сантиметрга җиткән булган һәм ул хатынның үпкәсен кыса башлаган. Табиблар аңа шунда ук опперация эшләгән.