+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 октябрь 2019, 13:24

Канга баткан машинасын сатарга куйганнар

Екатеринбургта югалган автомобиль берничә көннән Чиләбедәге автомобиль базарында табыла.

Екатеринбургта югалган автомобиль берничә көннән Чиләбедәге автомобиль базарында табыла.
27 яшьлек Ксения Каторгина үзенең "Audi Q5" автомобилен сатып алучы белән очраша. Тегесе йөкле була, көчле токсикоздан җәфалануына ышандырып, аны кайтарып куюын үтенә. Шул ук көнне Ксения юкка чыга, ә берничә көннән Чиләбедә аның канга баткан автомобиле табылуы билгеле була.
Хокук сакчыларыннан алынган мәгълүматларга караганда, бөтен салон канда була, гәрчә аны юарга тырышканнар. Анда "Ауди" хуҗабикәсенең канымы-юкмы, әлегә билгесез.
Каторгина юкка чыкканнан соң, Тикшерү комитеты кеше үтерү турында җинаять эше кузгаткан. Хатын-кызны волонтерлар эзләвен дәвам итә. Аны өйдә 9 яшьлек кыз көтә.
Машина сату-алу бер кеше генә башкара торган эш түгел. Монда хәвефсезлек чаралары турында онытмасак иде.
Читайте нас