+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 октябрь 2019, 12:48

Картасыннан 90 мең сум урлаганнар

Дүртөйле районында яшәүче хатынның "Саклык банкы" картасыннан 90 мең сум акчасын урлаганнар.

Дүртөйле районында яшәүче хатынның "Саклык банкы" картасыннан 90 мең сум акчасын урлаганнар.
Аның кесә телефонына: "Сезнең картагыздан акча урламакчылар. Телефон номерыгызга килгән кодны язып тизрәк җибәрегез" дигән хәбәр килгән. Хатын озак уйлап тормый, бу саннарны язган.
Арытаба аңа "Сезнең картагыздан 90 мең сум алынды" дигән хәбәр "Саклык банкы" кушымтасыннан килә. Банкка "Ни булды ул?" дип барып сораса, алар берни белми. Әлеге вакытта бу вакыйга буенча тикшерү бара.
Хөрмәтле дуслар! Теләсә ниди номердан килгән хәбәрләргә ышанмагыз. Мондый очракта шунда ук банк белән элемтәгә чыгыгыз!
Читайте нас