Бөтен Русия буйлап 2011-12 елларда пенсионер әбиләрне үтереп йөргән маньякны эзләү һаман дәвам итә. Соңгы тапкыр җинаятьчене Уфада күргәннәр.
Тикшерүчеләр кулына үтерүче төшерелгән видеоязма эләккән. Бу язма Уфаның күпкатлы йорты подъездында алынган. Җинаятьче үзенең чираттагы корбаны янына кереп барган булган. Уфа әбекәе үлемнән котылып калган - үтерүче һөҗүм иткәндә, фатирында кызы булган. Җинаятьчене озак еллар эзләү һаман бернинди нәтиҗә дә бирмәгәч, хокук саклау органнары хәзер аның хакында мәгълүмат бирүчегә 3 миллион сум вәгъдә иткән.Җинаятьченең билгеләре: фаразлар буенча ул татар булырга тиеш. Аңа 20-35 яшьләр. Уртача гәүдәле. Спорт стилендә киенә.
Кем дә кем куркыныч җинаятьче турында нинди булса да мәгълүмат белә, 02 номеры буенча полициягә хәбәр итү сорала.