+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 октябрь 2019, 13:04

Уфа кешесе "Битва экстрасенсов" тапшыруын судка биргән

Күрәзәчеләр ирнең начар яманатын тараткан.

8 ел элек ТНТ каналындагы "Битва экстрасенсов" дигән популяр тапшыруда Уфада яшәүче Станислав Булатовны үтерүдә гаепләгәннәр. Бу хакта Mash телеграмм-каналы хәбәр итә.
2011 елда "Дом 2" реалити-шоуында катнашучы Диана Изюмская кияве – актер Олег Тимофеевны үтерүчене табуны сорап, "Битва экстрасенсов" тапшыруына килә. Анда ул егетенең элек гомосексуалист булуын әйтә.
Экстрасенслар башта гаепне Станиславка ташлый. Хәтта уфалы гомосексуалистларны талап йөргән дигән теория дә барлыкка килә. Соңыннан күрәзәчеләр сүзләрен кире ала, тик аның яманаты халык телендә кала. Шушы хәл аны судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә.
Билгеле булуынча, Мәскәүнең Мещанск районы суды дәгъваны кире каккан. Хәзер эшне Мәскәү шәһәре судында яңадан карарга тиешләр.
Читайте нас