Бүген оператив киңәшмәдә Мәгълүматлаштыру буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкручы Геннадий Разумикин “Урман картасы” мобиль кушымтасы проектын тәкъдим итте.
Генадий Разумикин сүзләренчә, “Урман картасы” җирләрнең кая караганын һәм статусын билгеләргә, Башкортстанның урман фондына зыян китерү фактлары буенча контрольне тормышка ашырырга ярдәм итә.Бүген республиканың барлык урман фонды санлаштырылган – 5,7 миллион гектардан артык җир. Муниципаль әһәмияттәге 21,7 мең гектар урманда шундый эш башларга планлаштырыла.
Төбәк җитәкчесе “Урман картасы” эшен Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча советка, экологларга, муниципалитет башлыкларына һәм белгечләргә анализларга кушты.