Руль артына утыргач, күзе тонган кигәвен кебек "очучы", хәвефсезлек кагыйдәләренә төкереп караучылардан гарык булганнар күптер арабызда. Полиция, юлдагы тәртипсезлекләрнең санын азайту өчен яңалык кертергә мөмкин. Шулай була калса, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу очрагы турында хәбәр итүчегә акча түләнәчәк.
- Юллардагы видеокамералар кагыйдә бозу очракларын азайтырга ярдәм итте, тик мәсьәләне тулысынча уңай чишү өчен халык та бу эшкә дәррәү кушылырга тиеш, - ди депутат Владимир Петров. Нәкъ менә ул полициягә яңалык кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Кагыйдә бозучы түләгән штрафның күпмедер өлешен аның юлдагы тәртипсезлеге хакында хәбәр иткән водительнең транспорт салымын каплауга юнәлтеп булыр иде, ди депутат.