Уфа урамында нишләп ята дисезме аны? Киләчәге турында уйланып...
Башкортстан буенча тикшеру комитеты 42 яшьлек адвокатка карата җинаять эше кузгаткан. Иргә «Гражданга аеруча зур күләмдә зыян китерү белән мошенниклыкка омтылу» маддәсе буенча җинаять кылуда шик төшкән.
Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2019 елның сентябрендә адвокат яклауга алынган кешенең хатыныннан, судьяга 5 миллион сум күләмендә ришвәт биргәндә, хөкем карарын йомшартырга мөмкин, дип акча алмакчы була. Әмма, асылда, адвокатның мондый мөмкинлеге юк, ул акчаны үзләштерергә ниятләгән.
Хатын тәкъдимгә риза була, тик соңыннан кире уйлый һәм ФСБ органнарына гариза белән мөрәҗәгать итә. Миллионнарны тапшырганда аны Федераль иминлек хезмәтенең Башкорстан буенча идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган.
Адвокатка гаеп белдерелгән, ул сак астына алынган.
Урлашканда, нульләрне бераз киметегез инде, егетләр...