Адәм балаларының мондый битарафлыгы кайчак кансызлыкка барып тоташа. Йөрәгендә бер генә тамчы миһербанлык булган кеше моны эшли алмый.
Барнаул шәһәре янындагы Власиха авылы зиратында каберләрне биш көн буе ачык тотканнар. Биредә үле килеш туган нарасыйларны җирләргә тиеш булганнар. Бу балаларның мәетен әти-әнисе алып китүдән баш тарткан. Аларны биоматериал дип атыйлар.
Биредә, шулай ук, туганнары табылмаган мәрхүмнәрнең мәетләрен дә җирләргә тиеш булалар. Аларның каберләре дә ачык килеш тора. Барлыгы тугыз каберне, бераз гына туфрак сибеп, күммичә биш көн тоталар. Шунда ук кабер ташлары да тора, аларга мәрхүмнәрнең исемнәре, туган һәм үлгән вакыты язылган. Әлеге вакыйга турында "Комсомольская правда" сайты язды.
Каберләрне күмә торган трактор ватылган, зират хезмәткәрләре исә, каберләргә бераз гына туфрак сибеп, каплап кына куйган. Зиратта эшләүче бер ир сүзләренчә, зират җитәкчелеге кабер казучыларга артык акча түләргә теләми, шуңа күрә алар туганнары булмаган кешеләрнең каберләрен күммичә, ачык килеш тоткан.
"Анда инде күптән хезмәткәрләр белән җитәкчелек арасында тарткалаш бара. Кешеләрнең авыр эшне бушлай эшлиселәре килми, аларны да аңлап була", - дип сөйли Власиха зираты хезмәткәре Владимир.
"Барнаулда җирләү буенча махсус хезмәт" идарәсендә хезмәт хакы түләмәү очрагы булуын кире кагалар. "Бу - гап-гади битарафлык. Зират хезмәткәрләре бу мәетләрне җирләргә тиеш иде. Бу эш белән өлкән караучы шөгыльләнә. Бүлек җитәкчесе зиратның санитар хәлен һәм хезмәткәрләренең эшчәнлеген контрольдә тота. Шулай итеп, берсе - җирләмәгән, икенчесе - тикшермәгән", - дип сөйли предприятие җитәкчесе Виталий Иконников.
Зират хезмәткәре ачык каберләрне видеога төшереп, челтәрдә тараткан. Биш көн җирләнми яткан мәетләр төшерелгән видео чыкканнан соң тикшерү эшләре башланган.
Туганнары булмаган бер кешене җирләү өчен шәһәр бюджетыннан 6838 сум акча бүлеп бирелә.
"Мәетләрне тиешенчә җирләмәү очрагы ачыклангач, тикшерү булды. Шәһәрнең җирләү хезмәте, Власиха авылы зираты җитәкчеләре аңлатма бирде. Очракны тикшердек, киләчәктә мондый хәл кабатланмасын өчен чаралар күрелде", - дип аңлатканнар шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта каберләр тәртипкә китерелгән.
Бу хакта "Интертат.ру" язды.