+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 октябрь 2019, 04:12

“Бу бүләк безгә аеруча кадерле...”

Шаһит Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премиясен алучылар арасында “Кызыл таң” журналисты да бар

Шаһит Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премиясен алучылар арасында “Кызыл таң” журналисты да бар


Республика көнендә Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясен тапшыру тантанасы булды. Мәртәбәле бүләкне Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов тапшырды.
— Бик күп кызыклы эшләр бар иде һәм комиссиягә карар кабул итү җиңел булмады, лаеклылар җиңде. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Мин сезгә үз һөнәрегезгә алга таба да тугры калуыгызны телим, — диде Борис Мелкоедов.

Быелгы республика журналистларының төп бүләгенә дүрт каләм иясе: “Башкортостан” гәзитенең бүлек мөдире Лариса Абдуллина, БСТ телеканалы хәбәрчесе Рәфыйкъ Әхмәтшин, “Башинформ” агентлыгы хәбәрчесе Азат Гыйззәтуллин һәм каләмдәшебез – “Кызыл таң”ның бүлек мөдире Фәнүз Хәбибуллин лаек булды.

Комиссия әгъзалары “Башкортостан” гәзи­тенең әдәбият һәм мәдәният бүлеге мөдире Лариса Абдуллинаның үткен телле, төпле фикерле публицистик мәкаләләренә югары бәя бирде.

БСТ телеканалы комментаторы Рәфыйкъ Әхмәтшин үзенең заман проблемаларын өйрәнеп эшләгән көнүзәк репортажлары өчен югары бүләккә лаек булды.

— Журналист эше, бер карасаң, күренми дә төсле, чөнки ул көндәлек мәгълүмат, фикер җиткерә, әмма, әгәр алар профессиональ дәрә­җәдә булмаса, шунда ук реакция сизелә. Бүген безне бүләклиләр икән, димәк, хезмәтебезне бәһалиләр! — диде Азат Гыйззәтуллин.

— Башкортстанның 100 яше билгеләнгән юбилей елында республика Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясен алу — минем өчен зур дәрәҗә. Бу — республика журналистлары өчен бердәнбер дәүләт премиясе, шуңа күрә ул безгә аеруча кадерле, — диде каләмдәшебез Фәнүз Хәбибуллин.

Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреатлары язучы һәм җәмәгать эшлеклесенең туган ягына — Күгәрчен районына барачак, анда алар тантаналы чараларда катнашачак һәм Ходайбирде авылы мәдәният йорты янындагы парк­та агачлар утыртачак.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас