Бу хакта хәтта язуы да читен. Хатын-кызга - бигрәк тә. Бигрәк тә кыз бала үстерүче анага. Әмма язарга кирәк. Кызларыбызга карата игътибарны бер генә мыскалга да киметергә тиеш түгеллегебезне искәртү өчен. "Адәм актыкларына корбан өчен үстермибез балаларны, уяу булыйк!" - дияр өчен.
15 яшьлек укучы кыз бала 44 яшьлек гаилә дустын аны соңгы ике ел дәвамында көчләвендә гаепли. Бу хакта ул егетенә сөйли, ә ул кызның әнисенә хәбәр итә, алар полициягә гариза яза.
- Әниемнең документлар белән проблемалары бар. Ул мине әнине депортацияләү белән куркытты, ә сеңелләремне мәктәптән куачаклар, диде. Мин аннан курыктым, гаиләм өчен түздем, - ди кыз.
Хәзерге вакытта көчләүченең корбаны башка ике сеңлесе белән бергә социаль приютта яши. Аларның әнисе - чит ил гражданнарын вакытлыча тоту пунктында.
Шикләнелүче хәзер кулга алынган, аның белән тикшерү эшләре алып барыла.
Сөеклесен җәзалаучы кулыннан тартып алган, аны җан һәм тән сызлануларыннан коткарган егет көн дә социаль приют тәрәзәсе янына килеп баса, алар тәрәзә аша аралаша икән...