Республиканың Нальчик шәһәрендәге 14нче урта мәктәптә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган шигърият көне узды.
Кабарда-Балкар Язучылар берлеге рәисе Моталип Беппаев җыелучыларга Русия һәм бөтен дөнья өчен күренекле язучының әһәмияте турында сөйләде. Кабарда-Балкар халык шагыйре Салих Гуртуев Мостай Кәрим белән очрашулары турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
Мостай Кәрим иҗатының жанр үзенчәлеге турындагы доклад белән филология фәннәре докторы Тамара Биттирова чыгыш ясады. Каншаубий Мизиев шагыйрьнең төрек теленә тәрҗемәсен укыды һәм төрки халыкларның бөтен мәдәнияте контекстында шагыйрьне тәкъдим итте.
Бу хакта озак еллар Төркиядә Башкортстан Республикасының элекке вәкиле булып эшләгән Каншаубий Мизиев хәбәр итте.