Бәләбәй районының Тузлыкуш авылы 275 еллык юбилеен билгеләде
Авылдашыбыз, тарих фәннәре докторы, профессор, озак еллар СССР Фәннәр академиясенең Уфа филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтын җитәкләгән Хәмзә Усманов, дәүләт архивында сакланган документларны өйрәнеп, Тузлыкушка 1744 елда Чакмагыш районыннан типтәрләр килеп төпләнгәнлеге турында бәян итә. Баштагы елларда авыл Яңа Тузлыкуш дип аталган. Нәкъ менә шушы чорда Тузлыкуш (Бәләбәй районы) типтәрләре Канлы волосте башкортлары белән килешү төзегән, алар вотчинник башкортлар һәм мишәрләр белән законлы рәвештә тулы хокуклы җир хуҗалары булып китә. Авылга беренче нигез салучылар кайсы гасырда, кайсы елда монда күченеп килә башлавы турында төгәл генә мәгълүмат юк. Әмма 1744 елда төзелгән шушы килешү авылның рәсми рәвештә танылуын раслый дип уйларга нигез бар.
Авылыбызның 275 еллыгы киң билгеләнде. Бер үк вакытта 1898 елда башлангыч мәктәп булып ачылган, Совет власте урнашкач — җидееллык, ә 1937 елда төбәктә бердәнбер милли урта мәктәп статусын алган Тузлыкуш урта мәктәбенең 121 еллыгын да билгеләп үтәргә булдык. Шул дәвердә ул 2500дән артык укучысын зур тормышка чыгарган. Монда Бәләбәй районының Тузлыкушка якын барлык авылларыннан гына түгел, Ярмәкәй, Туймазы районнарыннан да, барлыгы 28 авыл балалары укыган һәм төпле белем алган. Татар, урыс, башкорт, чуваш, мари, хәтта украин телле төрле милләт балалары бер гаиләдәй булып, башта — авыл кешеләрендә фатирда, соңрак интернатта яшәде. Бәләбәй районыннан тыш та олы даны таралган бу мәктәпне тәмамлаучылар әлегәчә аны сагынып яши. Шуңа күрә күпсанлы якташлар, авылдашлар, күрше авыл-районнардан, Татарстаннан, Мәскәүдән кайткан кунакларыбыз мәктәбен, сыйныфташларын сагынып, яшьлек елларын тагын бер тапкыр искә төшерү мөм-кинлегенә шатланып җыелды.
Авыл хакимияте башлыгы Ләлә Харисова җитәкчелегендә юбилейга әзерлек эшләре күпкә алда җәелдерелде. Бу чарада күңелебездә бик күп еллар хыял булып килгән икенче бер теләгебезне тормышка ашыруны да максат итеп куйдык. 2010 елда ябылган мәктәбебез каршында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган якташларыбызның исемнәре язылган стелалар һәм ир-ат укытучылар төзегән обелиск тора. Тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларына багышланган бернинди билге дә юк иде. Нәкъ менә аларның истәлеген мәңгеләштерү теләге белән бу ниятебезне хуплап каршы алган авылдаш-якташларыбызга мөрәҗәгать иттек һәм аларның күпчелегенең матди ярдәме белән уңышлы башкарып чыгардык. Аларның барысына да, аерым алганда, башка төбәкләрдә яшәсәләр дә, туган авылы өчен җан атучы, бу эшкә битараф булмаган Ринат Усмановка (Бәләбәй), Рамил Галимовка (Уфа), Рифкать Галимовка (Октябрьский), Ринат Хәйруллинга (Бөгелмә), Рафаэль Вәлиуллинга (Стәрлетамак), Венера Әхмәдуллинага (Уфа), Рәсимә һәм Камил Фазлетдиновларга зур рәхмәт белдерәбез. Кулларыннан килгәнчә үз өлешен керткән авылдашларыбызга да зур рәхмәт. Юбилей чараларының берсе — шушы истәлекле стелаларны ачу тантанасы булды.
Тактаташ-стелаларны ачу хокукы хөрмәтле авылдашларыбызга бирелде.
Башкортстан гимны уйнады, стелалар янына чәчәкле кәрзиннәр куелды. Җыелучылар да тере чәчәкләр салды. Бик күпләр күз яшьләрен тыя алмады. Бик күп авылдашларыбыз фронтта да, тылда да искиткеч фидакарьлек күрсәткән. Ватан сугышы башланганда безнең авыл советы территориясенә 11 авыл караган. 1939 елда хәрби хезмәткә чакырылганнарны да исәпкә алганда, алардан 900дән артык ир-ат һәм 8 хатын-кыз фронтка киткән. Якынча алганда да 1800 өлкән кеше, ким дигәндә 500-600 ир хатыннары сугышка киткән ирләрен, улларын алыштырган, колхозда да, үз хуҗалыкларында да тик ирләр генә башкара алырлык авыр эшләр шул әби-бабаларыбыз, әнкәйләребез, үсмерләр иңнәренә төшкән. Колхозның беренче тракторчылары Закир Баһаманов һәм Сәхәб Исхаков та фронтка киткәч, алар урнына Гаян Галләмова һәм Хәзинә Газизова штурвал артына утырганнар. Ач-ялангач, бик еш төрле авырулардан интеккән бичара хатын-кызларга, карт-корыга икеләтә йөк тартырга туры килә. Озакламый Хәзинәне торф чыгарырга озаталар. Гаянның еш ватыла торган тракторы барлык колхоз җирләрен эшкәртеп өлгерми. Авылда эшкә яраклы атлар калмый. Сыер, үгезләр җигеп җир сөрәләр.
Алар бик тиз арыганлыктан, сука тырмаларга үзләре җигелеп җир сөргәннәр, тырмалаганнар. Инде мәрхүм булган Вәдига Усманова шундый бер очракны еш кына исенә төшерә иде. Акбасар колхозы белән чиктәш басуны үзләре җигелеп тырмалаганда алар янына Акбасар балалары килеп чыга. Алар инде хәлдән тайган хатыннарга “Үләсез бит инде. Барыгыз, кайтыгыз. Җирегезне үзебез тырмалап бетерербез”, – дип кайтып китәргә күндерәләр. Бичаралар ерак авылга җәяү кайтып китәләр. Юл буена бу чынмы, ялганмы икән дип шикләнеп борчылалар. Икенче көн иртән калган эшләрен тәмамларга барсалар, үз күзләренә үзләре ышанмыйлар. Үзләре дә ачлы-туклы бала-чага бөтенләй чит хатын-кызларга шундый мәрхәмәтлек күрсәтерләр дип уйларына да китерә алмаганнар. Вәдига апа аларны һәрвакыт рәхмәтләр укып искә ала иде.
Олы буын авылдашлар, ул елларда кыш айлары бик тә суык булуы турында сөйли иде. Шул зәмһәрир суыкта яшьрәк хатын-кызларны, үсмер малайларны авылдан ерак урманнарга әрдәнә кисәргә җибәргәннәр. Ирләренең, улларының һәлак булуы турында хәбәр килгән гаиләләрне дә бергәләшеп юатканнар. Кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышканнар. “Сугыштагы ирләребез ачлыктан интекмәсен, тизрәк немецны җиңеп кайтсыннар дип түздек, эшләдек”, — дип искә ала иде 21 яшендә тол калган бианай Фәриха Исхакова. Харисова Әсма апаның әнисе каты авырудан дөнья куя. Ире 1942 елда һәлак булган. 6 бала ятим кала. Иң кечесе Сиренага нибары 4 яшь була. Кече туганнарын балалар йортына җибәрәбез дип авыл советыннан килгән комиссия әгъзаларына: “Апайларымны бирмим, үзем үстерәм”, – дип нык тора ул. Аның үзенә бу вакытта нибары 16 яшь була. Бар туганнарын да зур авырлыкларны җиңеп үстерә, эшкә өйрәтә, укыта, һөнәр алырга ярдәм итә – аякка бастыра.
Сәрбиямал апа Насретдинова да дүрт баласы белән кала. Берүзе 4 фермада эшли, төннәрен каравыл тора, күп вакыт балалары белән җылырак булган каравылчы өендә кунып кала. Каты яраланган ире Казахстан госпиталенә дәваланырга китерелә. Андагы ачлыкка түзә алмыйча, хатынына һәм туганнарына үзен алып кайтуны, бераз ашамлык алып килүне үтенеп язган. Ләкин үзе дә авыру, моңарчы авылдан читкә чыкмаган хатын ерак госпитальгә бара алмый. Ире шунда үлә. Олы улы Сталинград фронтында һәлак булганчы язган 14 хатын гомере буе саклап, инде картайгач мәктәп музеена тапшырды.
1946 елда авылдашыбыз Хәбибуллина берүзе 4 фермада мөдир вазыйфасын үтәп, уңышларга ирешкәне өчен М.И. Калинин кулыннан ВДНХ медале белән бүләкләнә. Сугыш вакытында мондый фидакарьлек үрнәкләрен бик күп китереп булыр иде.
Гөлнәзирә Ягафәрова 6 баласы белән тол кала. Ире Мирхазиян сугышка киткәндә кече улы әле тумаган да була. “Балаларымны үлән ашатып үстердем. Шул безне саклап калгандыр инде”, – дип искә ала иде ул сугыш елларын.
Әлеге заманның, җиңеллеккә өйрәнеп, кечкенә авырлыкны да күтәрә алмаган буын кешеләре күз алдына да китерә алмаган мондый михнәтләргә безнең газиз әнкәйләребез ничек түзде икән? Моның өчен физик көч кенә түгел, сабырлык, рухи ныклык кирәк булган аларга! Һәрберсенең чыбык-чабык, тал, мал тизәге, салам яккан суык өйләрендә ач балалары әниләре бер генә мал чөгендере, яисә яулык почмагына саклык белән төйнәп, бер уч он алып кайтканын зарыгып көткән. Ә күп очракта буш кул белән кайткан аналар: балаларын юатырлык ризык алып кайта алмагач, балалары йоклаганчы урамда елап йөргәннәр.
Кичләрен дә бушка үткәрми алар. Бөтен гаилә белән һәр йортка үлчәп таратылган язгы чәчүгә орлыкны берәмләп чүп, үлән орлыкларыннан чистарталар. “Чүп орлыгын да ташларга ярамый. Ашлыкны яшереп алып калмаганнармы дип, аларны да үлчиләр иде. Кая инде аны урлау. Курка идек. Чыра яктысында бияләй, оекбаш, шарф, свитерлар бәйләдек, бәрәңге киптердек – фронтка посылкалар әзерләдек. Фронттан килгән хатларны да бергә укып елашкан вакытлар күп булды инде. Ә җавап хатларыбызда: “Безнең өчен кайгырмагыз, үзегез генә тизрәк җиңеп кайтыгыз”, – дип яза идек. Барысына да ничек түзгәнбездер, белмим” – дип ачынып ул каһәрле елларны искә ала сугыш ятиме Тәсмия апа.
Аның сүзенә кушылып, Уфадан кайткан 87 яшьлек Хәния апа Әминева үзләре кичергән авырлыклар турында күз яшьләрен тыя алмыйча сөйләде. Сугыш чоры баласы, авылыбызның элекке хөрмәтле фельдшеры Нәзилә Гомәровага әтисе сугышка киткәндә 2 яшь 11 ай гына булган. Әнисе Вәдига апа 8 баласы белән торып калган. Иң кече улы 1941 елның нәкъ сугыш башланган көнендә – 21 июньдә туган. Әтисе киткәндә аңа нибары 2 генә ай булган. Ачлыктан рахит белән чирләшкә булып, ул барлыгы 10 яшь кенә яшәгән. Һәм нәкъ үзе туган көнне – 21 июньдә дөнья куйган. Вәдига апа, башкалар кебек, көнне төнгә ялгап, колхоз эшендә кайнаган. Балалар күршедә генә яшәгән карт биатасы һәм бианасы белән калган. Аларга килендәше Сәлимәнең дә кече улы кушылган. Кул астына керерлек оныклары белән кәлҗемә эзләп, колхоз җирләрен күп таптаган әби-баба. “Кышкы салкын көннәрдә мичкә салам яга идек, ә ул бик тиз яна да бетә, өйне җылыта алмый. Иске-москы өс киемнәрен салмыйча, бер-беребезгә сыенып, сәкедә җылынып ята идек. Өч гаиләгә бер сыер кыш буена өй түбәсендәге саламны ашап бетерә иде. Кайчан яз җитәр микән, кайчан кычыткан баш калкыта башлар микән, дип яшәдек без ул елларда, – дип хәтерли Нәзилә. – Елга буенда, тауда, урманда без ашамаган бер үлән дә калмады. Әткәй сугышта каты яралангач, аны Куйбышевтагы бер госпитальгә китергәннәр. Ул, бәлки, сәламәтлеген ныгыту өчен авылга кайтарырлар дип уйлаган. Соңгы хатында: “Шәһәрдә Нәзилә кызыма бик матур курчак алган идем. Кайтырга мөмкинлек булмады. Тагын фронтка китәм. Юлда курчакны бер багана төбенә утыртып калдырдым. Аллаһ боерып, исән-сау кайтсам, кызыма андый курчакларны күп алырбыз әле”, – дип язган булган. Ләкин Хәния апаның да, Нәзиләнең дә әтиләре Сталинград өчен алышларда геройларча һәлак булганнар. “Гомер буе “Әти” сүзен әйтергә тилмереп, иң якын кешебезне бер күрергә зар-интизар булып яшәдек”, – диләр бүген дә сугыш ятимнәре Хәния һәм Нәзилә. Хәер, алар гына мени андый ятимнәр!
Митинг ахырында Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган, исән кайтып та озак яши алмаган, сугыш кырларындагы батырлыкка тиң фидакарьлек күрсәткән әби-бабаларыбыз, әткәй-әнкәйләребез, вакытыннан алда әрвах булган сугыш чоры балалары – авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Алар рухына багышлап, авылыбыз абыстае Рәсимә Фазлетдинова Коръән сүрәләре укыды. Мондый чаралар үткәрү үлгәннәргә түгел, исәннәргә, әлеге үз иле тарихын белми, төрле ялган уйдырмаларга ышанучан яшь буынга кирәк. Укучы балалар да бик күп иде бу көнне.
Авылыбыз юбилее чаралары кысаларында аның тарихын да күңелләрдә яңарттык, авылның һәм мәктәбебезнең горурлыгы булган күренекле шәхесләребезне искә төшердек. Алар арасыннан 1938 елда “халык дошманы” дип гаепләп атып үтерелгән сәнәгать министры Гыймад Яһүдинны, профессор Хәмзә Усмановны, якташыбыз, академик Кев Салиховны, РСФСРның атказанган артисткасы Мәдхия Әхмәтҗанованы, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең сәяси бүлеге җитәкчесе урынбасары, дивизия һәм аның командующие, легендар Миңнегали Шәйморатов турында ике китап авторы Сабир Кадыйровны, Мәскәү дәүләт университеты профессорлары агалы-энеле Адонис һәм Валерий Гайнановларны, медицина фәннәре докторы, Уфаның 17нче дәваханәсенең баш табибы Азат Мөхәммәтҗановны, Мәскәү “Плазмотрон НАКС” җәмгыятенең Бөгелмә филиалы директоры Ринат Хәйруллинны, авылыбызның чын патриоты, “Сургутнефтегаз” ачык акционерлар җәмгыятенең смена мастеры Рафаэль Вәлиуллинны, “Староградец” җәмгыятенең генеральный директоры Рамил Галимовны, “Жемчуг” җәмгыятенең генеральный директоры Лифкать Галимовны, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Ринат Шәфыйковны, күренекле сатира һәм юмор остасы, шагыйрь Камил Фазлыйның уллары, филология фәннәре кандидатлары Илдус һәм Илдар Фазлетдиновларны, Бәләбәй районы һәм шәһәренең элекке хакимият башлыгы Риф Газизовны һәм башка бик күп якташларыбызны мактап телгә алдык.
Авыл китапханәсе мөдире, нәфис сүз остасы Лена Юлаева кичәне аңа гына хас осталык белән алып барды. “Авылыбыз сандугачы” исеменә лаек булган Рәмзия Синагатуллина, озак еллар төньякта эшләп, хаклы ялга чыккач, туган авылына кайтып төпләнгән Мөнәвир Синагатуллин, үзешчән композитор, баянчы, җыр-моң иясе Зөлфирә Әүбакирова, аның улы Айнур һәм килене Анжела, авыл хакимияте хезмәткәре Халидә Кәримова чыгышлары кичәбезгә олы ямь өстәде. Бу көнне Бәләбәй “Урал батыр” милли мәдәниятләр үзәгеннән Илдус Разетдинов җитәкләгән иҗади төркем артистлары да тузлыкушлыларны котлау өчен ашкынып килде. Алар башкаруында татар, башкорт, урыс, чуваш җырлары яңгырады. Авылдашлар аларга кушылып җырлады, биеде, күңел ачты. Илдус Фәрит улы үзе дә, үзешчән композитор, башкаручы буларак, бәйрәмебезгә зур күчтәнәч алып килгән. Ул шагыйребез Камил Фазлый сүзләренә авылыбыз гимны булырлык матур җыр язган һәм аны үзе башкаруында җырлап ишеттерде. Халык та аңа дәррәү кушылып җырлады.
Юбилей чараларына Камил Фазлый да зур бүләк әзерләгән. Ул нәкъ шушы 275 еллыкка багышлап, үзенең өр-яңа, чыннан да әле типография буявы кибеп тә бетмәгән шигырьләр җыентыгын тамашачыларга бүләк итте. Кунакка кайткан якташларыбызның күпчелеге — аның да укучылары. Алар укытучы да, шагыйрь дә абыйларының һәр китабын яратып укый, шигырьләрен ятлый. Бу юлы да алар яңа китапның презентациясен зур кызыксыну белән кабул итте.
Кичәнең ахырында Бәләбәйдә яшәгән якташыбыз Зәримә Дәүләтшина авыл клубына байтак сәхнә костюмнары, ә Рамил Усманов сугыш ветераны, РСФСР, Башкортстан һәм Татарстан журналистлар берлекләре әгъзасы, 25 ел буе “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите редакциясен җитәкләгән, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, әтисе Рифкать Усманов тырыш хезмәте өчен алган медальләрен җәмәгать нигезендә эшләп килгән музейга бүләк итте.
Менә шундый зур юбилей чарасы үтте бай тарихлы Тузлыкушта. Тамашачыларыбыз бу истәлекле чараны оештыруга күп көч салган авыл хакимияте башлыгы Ләлә Харисовага, алып баручы да, залны зәвыклы итеп бизәүче дә Лена Юлаевага, кичәне музыкаль яктан ямьләндерүче Зөлфирә Әүбакировага зур рәхмәтләрен белдерде. Инде еллар тыныч булсын, исәнлек-саулыклар булып, киләчәктә дә мондый юбилейларда барыбызга да катнашырга язсын, дип таралышты тузлыкушлылар һәм якташларыбыз.
Мәкаләмне 1955 елда урта мәктәпне тәмамлаган солдат ятиме, Башкортстанның атказанган укытучысы, әлеге вакытта Туймазыда яшәүче Рима Дәүләтшина шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Кәккүкле яз җиткән чакта,
Җиләкле җәй җиткән чакта.
Ак томаннар төшкән чакта,
Ап-ак бәсләр төшкән чакта.
Ап-ак карлар яуган чакта.
Кайтыгыз, сезне монда көтәләр.
педагогик хезмәт ветераны.
Бәләбәй районы, Тузлыкуш авылы.