Кызык нәрсә ул — автобус. Төрле холыклы, бер-берсен белмәүче бөтенләй ят кешеләр. Бигрәк тә иртән ерак арага эшкә баручылар кыска гына вакытка берләшеп, бер коллектив булып ала. Күбесе кесә телефоннарыннан сөйләшә, шунлыктан аларның шәхси тормышларыннан да, теләсәң-теләмәсәң дә, бераз хәбәрдар буласың...
Минем каршымда купшы гына киенгән яшь чибәркәй утыра. Ләкин киемнәреннән бигрәк, аның, беренчедән, бик озын, икенчедән, нәкышлап бизәлгән тырнаклары игътибарны җәлеп итә. Ялтырап торучы зәңгәр буяулы тырнакларга кечкенә ясалма роза чәчәкләре ябыштырылган.
Әлбәттә, матур. Моны гүзәл кыз үзе дә тоя. Шуңа күрә ап-ак, минем карашка хәтта бераз үтәкүренмәле бармакларын ипләп кенә итәгенә салган. Ул автобустагы барысыннан да аерылып тора. Чөнки калган кешеләр кулларын теләсә ничек җәеп салган. Кемдер учларын өскә караткан, башка берәве пакетында казына, я булмаса бармаклары белән чәчен кабартып җибәрә. Ә безнең чибәркәй алай итә алмый, чөнки тырнакка беркетелгән чәчәкләр моңа мөмкинлек бирми.
Мин үземнең кыска гына итеп киселеп, күренер-күренмәс буяу салынган тырнакларым өчен хәтта уңайсызланып киттем. Шул ук вакытта "Бу кеше ничек кер, идән юа, ничек ашарга пешерә икән?" дип уйландым.
Кызның телефоны шалтырады. Күрәсең, номер таныш һәм ул хисләр өермәсе белән бәйле, чөнки ирен очлары сикереп алды, кашлары җыерылды. Телефонның төймәләре бәләкәй булу сәбәпле, гүзәл кыз шалтыратуны кабул итә алмыйча азапланды, тырнаклары берьюлы берничә төймәгә басылып, әллә ничә тапкыр бәйләнеш өзелде.
Элемтәгә керүче егетнең безнең кызыбызга гашыйк булуы аңлашыла иде. Ләкин әлеге вакытта араларыннан кара мәче узган, күрәсең. Чибәркәй егетне башка бер кыз белән чуалуда гаепләде. Трубканың теге очындагы егет туктаусыз акланды, гафу үтенде, ә кызыбыз үзенең планетадагы башка гүзәл затлардан өстенлеген дәлилләргә тырышты.
"Нәрсә, — дип талады ул егетне, — әллә аның тырнаклары минекеннән матурракмы?" Тагын сүз алыштылар. Һәм кызыбыз тагын үзенекен сөйләде: "Минем янга бүтән килеп йөрмә, кимерелеп беткән тырнаклы берәрсе табылыр әле үзеңә"...
Сөйләшүнең азагы нинди булгандыр, белмим. Кирәк тукталышка җитеп, автобустан төшеп калдым. Баштарак сокландырган чибәркәйгә карата кызгану хисе генә калган иде. Үзе дә шул тырнакларына ябыштырылган матур, ләкин җансыз розаны хәтерләтте ул миңа.