+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 октябрь 2019, 05:39

"Мондый кайгыны дошманыма да теләмим!"

Саратов шәһәрендә җинаятьче буып үтергән тугыз яшьлек кыз баланың әнисе видеомөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге видео социаль челтәрләргә урнаштырылган.

Саратов шәһәрендә җинаятьче буып үтергән тугыз яшьлек кыз баланың әнисе видеомөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге видео социаль челтәрләргә урнаштырылган.
Ул баласын эзләргә ярдәм иткән, кайгы уртаклашкан якташларына рәхмәт әйтә.
"Бу - безнең өчен бик зур кайгы. Безгә үзара ярдәмләшеп яшәргә кирәк. Мин Саратов халкының гаҗәеп мәрхәмәтле, көчле һәм ышанычлы булуын аңладым. Аларга таянырга була. Мин эзләүдә катнашкан һәркемгә ышана алам, аларның барысын да кочаклап, әйтәм: "Син бик кирәк идең, син безнең янда булдың". Мин бөтен Саратовка рәхмәт әйтәм, бөтен илгә рәхмәт әйтәм.
Безгә башка шәһәрләрдән дә шалтыраттылар, көч биреп тордылар. Моны сүзләр белән аңлатып та булмый. Ходай күрсәтмәсен, мондый хәл беркайда да кабатланмасын, дошманыма да мондый кайгы килмәсен", - ди мәрхүмә кызның әнисе.
Бу ханым балаларның мәктәпкә юлын имин итәргә тәкъдим итә. "Мин бу турыда Саратов хакимиятенә дә әйттем, алар безгә ярдәм итәргә әзер. Моны ничек итеп эшләп булганын, әйдәгез, бергәләп уйлашыйк", - ди ул.
Читайте нас