+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 октябрь 2019, 06:59

“Не принято!”

Сайлау көнендә эш буенча берничә участокта булырга туры килде. Берсендә халык аеруча күп җыелган иде. Оештыручылар матур итеп костюм-чалбардан киенеп, галстук тагып, төз басып, тәртип саклап тора. Һәркемне ачык йөз белән, елмаеп каршы алалар. Сайлаучылар — гади киемдә (авыл кешеләре), хәтта халат, калошта йөрүчеләр бар.

Әмма көн саен диярлек күрешсәләр дә, биредә барысы да үзен гадәти булмаганча тота: әдәплерәк, ягымлырак булырга тырышалар.
Барысы да көйле генә бара иде. Шунда берәү... төчкерде. Талгын гына музыка да, кешеләрнең тыныч кына сөйләшүләре дә бу төчкерү белән кинәт өзелеп китте кебек. Төчкерүчедән ару гына ерак урнашкан, сайлау кампаниясен оештыручыларның берсе булган ир, кычкырып: “Исәнлеккә булсын!” — дип әйтеп куйды.
Төчкерү белән өзелгән вакыт агышы яңадан ялганып кына китте дигәндә сайлау участогы рәисе исәнлек теләгән ир янына бөркет булып “очып” килде дә: “Син нәрсә?! Сайлау вакытында алай не принято! Ярамый!!!” - дип кычкырды. Ә теге ир аңларга теләми: “Нигә? Исәнлек кенә теләдем ич!”
Рәис, кызып-кызып, ирне ачуланды: “Шуны да белмисеңмени? Безкультурщина! Сайлау вакытында төчкерүчеләргә исәнлек теләмиләр!..” Тәртип саклаучы ир үзенең мәдәниятсезлеген таныды булса кирәк, гаепле генә иңбашларын сикертеп алды да эшен дәвам итте...
Читайте нас