+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 октябрь 2019, 06:07

Табиблар баланың башыннан рәсем пумаласы тапкан

Кузбасстагы өлкә балалар клиник дәваханәсендә кыз баланың башына операция эшләп, аннан рәсем пумаласының бер өлешен тапканнар.

Кузбасстагы өлкә балалар клиник дәваханәсендә кыз баланың башына операция эшләп, аннан рәсем пумаласының бер өлешен тапканнар.
Бала ярты ел элек авызына рәсем пумаласы капкан килеш егылган булган. Ул чакта пумала тоткасын алганнар, ә тимер кисәгенең кызның тамагына кадалып калуын белүче дә булмаган.
Ярты ел кызны берни дә борчымаган. Колагыннан эрен килә башлагач кына ата-анасы табибка мөрәҗәгать иткән, ул, үз чиратында, яшь пациентны компьютер томографиясенә җибәргән. Операция уңышлы узган.
Сабый балаларны күздән ычкындырырга һич ярамый шул...
Читайте нас